Яңа Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы мөгезле эре терлекләр үстерү, авыл хуҗалыгы культуралары чәчү белән шөгыльләнә. Көздән басуларын сыйфатлы итеп эшкәртеп, көзге культуралар чәчеп калдырганнар. Мал азыгы да запасы белән хәзерләнгән. Бу турыда фермер Рамил Әхләф улы үз чыгышында чагылдырды. Хуҗалыкта җитештерелгән барлык ит продуктлары үз кибетләрендә сатыла. Шулай ук “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгының ит эшкәртү һәм ит продукцияләре эшләү цехлары да уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә алар җитештергән продукция Борай районында гына түгел, ә Уфа кибетләрендә дә үз урыннарын били.
Абдуррахман Дүсмәтовның да эшләре ырамлы баруын белеп торабыз. Ул менә берничә ел инде башкорт токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Үзенең хуҗалыгына җитәрлек күләмдә җире дә бар. “Агростартап” программасында грант отып, үз хуҗалыгын ачып җибәргән яшь фермер ул.
Ә менә инде өченче фермер хуҗалыгында герефорд токымлы маллар үрчетелә. Хуҗалык җитәкчесе Раил Ахунов бу хакта үзенең чыгышында җентекләп сөйләде. Фермер малчылык тармагыннан тыш, үз пилорамасын да дистә еллар буена эшләтә. Кышлату чорында бу эш белән ныклап торып шөгыльләнәләр. Ә яздан көзгә кадәр басу сөреп, иген үстереп, малларга сыйфатлы азык әзерләүдә тир түгәләр. Әлеге хуҗалык ике кешене эш белән тәэмин итә.
Вострецовода “Зарипова” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчелек һәм малчылык тармакларын алып бара. Аның хуҗалыгында ит җитештерү өчен маллар асрала. Киләчәктә нәсел хуҗалыгы булдыру өчен герефордларны күпләп үрчетеп, тирә-як фермерлар белән бергә эшләргә уйлый.
Яңа Бикмәттә “Билалов” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм яңа гына төзелгән “Хаҗиев” хуҗалыклары үз юнәлешләрендә акрын гына алга атлыйлар. Вил Билалов сөт җитештерү өчен аклы-каралы токымлы башмаклар алып кайтып эшен башлап җибәргән иде. Бүгенге көндә инде аягында ныклы басып торучы хуҗалык дип әйтергә була аның турында. Ә “Хаҗиев” хуҗалыгы әле яңа гына эш башлап үз хуҗалыгында күпләп атлар асраучы буларак танылды.
Фермерларның күбесе мал үрчетү яки иген үстерү белән генә чикләнми, ә авылларында узган күп кенә чараларга иганәчелек ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнәләр. Крещенка авылындагы “Гыймалтдинова” крестьян-фермер хуҗалыгын белмәгән кеше юктыр. Анда башкорт токымлы атлар асрала. Үзләре җитештергән иттән казылык та эшлиләр. Агымдагы елдан инде ит ысландыру цехы да ачып җибәргәннәр. “Гыймалтдинова” хуҗалыгының эше ат үрчетү белән генә бетми, алар бал кортлары үрчетүдә күп көч салалар. Отчет җыелышында барлык фермер хуҗалыгы башлыклары да үз чыгышында ирешелгән уңышлар белән бергә җитешсезлекләргә дә тукталып, кыскача анализ ясадылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүдә дә бу төбәк фермерларының өлеше зур. Фермер булган авыл яши, дип бер дә юкка гына әйтмиләр бит. Аларның хезмәте күпкырлы, санап бетергесез. Яздан-көзгә кадәр иген игеп, малчылыкта эшләсәләр дә, авылда килеп туган кыенлыкларга битараф калмыйлар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Кыш бик авыр һәм җаваплы чор булуына карамастан, фермерларыбыз авыл халкы турында да онытмыйлар. Кыш буена авыл урамнарын кардан арындырып, авылдашларын юлдан өзлектермиләр.
Отчетта район авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре дә актив катнашты. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев чыгыш ясап, җир эшкәртүгә кагылышлы киңәшләрен бирде. Аның әйтүенчә, белгечләр һәм механизаторлар тарафыннан барлык агротехник чаралар дөрес үтәлсә, атап әйткәндә, язгылыкта дым вакытында капланса, тирәнлек көйләнеп культивация эшләнсә, җир куенына чәчү орлыгы һәм ашлама тиешле норма белән кертелсә, һәр гектардан уңыш 30 центнердан да ким булмаска тиеш булган. Шуңа күрә әлеге хаталарны җибәрмәс өчен хәзердән үк техниканы яхшылап ремонтлап, язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу бурыч итеп куелды.
Шулай ук районда авыл хуҗалыгы продукциясе җи-тештерүчеләренә район хаким-иятенең ярдәме чиксез. Менә берничә ел инде рәттән Курган орлыкчылык заводыннан һәр хуҗалыкка чәчү материалы кайтарыла. Моның өчен бу көнне фермер хуҗалыгы башлыклары район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Отчет җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев та катнашып, район авыл хуҗалыгы тармагының узган елгы күрсәткечләренә тукталды һәм хуҗалык җитәкчелегенең басучылык һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне тагын да югарыга күтәрергә кирәклегенә басым ясады.
Артабан фидакарь хезмәт үрнәге күрсәткән бертөркем алдынгылар хөрмәт белән телгә алынып, бүләкләнде.