9 мая - День Победы
30 апрель 2025, 09:47

Яңа Тазларда "Герой парталары" ачылды

Бүген, 30 апрель көнне, Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Яңа Тазлар авылы мәктәбендә “Герой парталары” ачылу тантанасы үтте.

Яңа Тазларда "Герой парталары" ачылдыЯңа Тазларда "Герой парталары" ачылды
Яңа Тазларда "Герой парталары" ачылды

 

 Бу парталар шушы мәктәпне тәмамлаган махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Ленар Бәдертдинов белән Азат Дәүләтов истәлегенә багышлана. Укытучылар, укучылар, Ленар белән Азатның туганнарын һәм якыннарын, район хакимияте, мәгариф бүлеге, “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләрен бергә җыйды бу чара.

“Герой партасы” – ул геройларның фотосурәтләре, биографиясе турында мәгълүматлар куелган махсус парта. 

Герой партасын ачу - хөрмәт күрсәтү генә түгел, ул барыбызга да батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга мәхәббәт турында искә төшерү. Бу -   тарихка кагылу, якташыбызның тормышы һәм батырлыклары турында белү, аның үрнәгеннән илһам алу мөмкинлеге.

“Герой парталары” артына утырырга иң беренче аның якыннарына рөхсәт иттеләр.

-Халык үзенең геройларын белергә тиеш, - диде район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин. – “Геройлар партасы” – ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур роль уйный.

Киләчәктә “Герой парталары” артында утыру хокукы мәктәпнең иң яхшы укучыларына, укуда, спортта һәм иҗтимагый тормышта уңышларга ирешкәннәргә биреләчәк.

Киләчәктә мемориаль объект булып кына калмыйча, бу мәктәпнең,  районыбызның  геройларына һәм безнең илебез өчен горурлык символы да булачагына ышанабыз.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас