Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
7 ноябрь , 15:03

«Хәтер вакыттан көчлерәк»

«Сугышчан туганлык» Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасы оештырган  «Хәтер вакыттан көчлерәк» патриотик конкурсының инша-эссе номинацияләрендә Зур Бадрак авылының Таҗетдин Гыйләҗетдинов исемендәге белем бирү мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Юлия Шәрәфиева лауреат булды.

«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»

«Сугышчан туганлык» Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасы оештырган  «Хәтер вакыттан көчлерәк» патриотик конкурсының төбәк этабы тәмамланды һәм 1 октябрьдә оештыручылар аңа йомгак ясадылар.

Проектның максаты: үсеп килүче буында илебезнең тарихи һәм хәзерге казанышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү, Русия мәдәниятенә, традицияләренә һәм тарихына хөрмәт тәрбияләү, Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышы елларында илебезнең тарихи дөреслеген саклау буенча тотрыклы позиция формалаштыру. Проект кысаларында патриотик рәсем һәм инша конкурсы уздырылган иде. Аның темасы – “Минем яратканнарым һәм туганнарым».

Безнең  районнан барлыгы 63 эш белән алты урта мәктәп катнашты.

Борай районы бүлекчәсе, шулай ук «Сугышчан туганлык» бүлегенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе комиссиясе тарафыннан инша-эссе номинацияләрендә Зур Бадрак авылының Таҗетдин Гыйләҗетдинов исемендәге белем бирү мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Юлия Шәрәфиева лауреат булды. Бүгенге көндә аның эше Мәскәүгә Бөтенрусия конкурсына җибәрелгән. Конкурс нәтиҗәләре быел декабрь аенда билгеле булачак.

Җиденче ноябрь көнне “Сугышчан туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Ситдыйков һәм “Сугышчан туганлык”ның Борай бүлекчәсе идарә рәисе Илгиз Вәлинуров Юлия Шәрәфиеваны котларга укучының мәктәбенә бардылар. Алар патриотик конкурста актив катнашуы һәм эссе номинациясендә яхшы нәтиҗәләргә ия булучы Юлиягә диплом һәм кәрәзле телефон тапшырдылар. Конкурсны яхшы оештырган һәм үткәргән өчен Зур Бадрак урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльза Гарипова – Рәхмәт хаты, конкурста катнашучы Аделина Хаҗиева белән Айгөл Солтанова дипломнар белән бүләкләнделәр.

– Укучылар үз эшләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстандагы, Сириядәге сугыш хәрәкәтләре турында рәсем төшергәннәр, инша язганнар. Барлык укучылар да эшкә бик иҗади якын килгән: ветераннар һәм аларның гаиләләре белән аралашып, интервьюлар алды. Эшкә әти-әниләр дә, педагоглар да актив кушылды”, – диде Айдар Ситдыйков.

«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
«Хәтер вакыттан көчлерәк»
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: