Диана шушы эш белән чын күңеленнән илһамланган һәм бу һәр чәчәктә, һәр бәйләмдә чагыла. Бу өлкәдә шактый тәҗрибә тупларга җитешкән инде Диана Феликс кызы. Безнең районда студия ачуга кадәр Аскын, Балтач районнарында чәчәкләр сату белән шөгыльләнгән Шакировлар.
Диана Шакирова һөнәре буенча эколог-юрист. Укуын тәмамлауга чәчәкләр үстерү аның күңеленә иң якын шөгыль булуын аңлый ул. Диана һәрвакыт үсемлекләр дөньясына тартылган, шуңа күрә һөнәри эшчәнлеген сайлау да очраклы түгел. “Чәчәкләрне, матурлыкны һәм иҗат белән бәйле һәрнәрсәне ихлас яратам”, – ди ул. Яраткан эшкә үзен багышлап билгеле флористларда укый, Уфа шәһәрендә Юлия Мансуровада, Русиянең чемпион- флористы Слава Роскада курслар үтә, гөлләмәләр ясау серләренә, аларны ничек итеп озаграк саклау үзенчәлеклеренә төшенә.
Ни дисәң дә, һәр хатын-кыз чәчәкләр ярата, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, хәтта сәбәпсез дә, хуш исле, чагу чәчәкләр бәйләмнәре һәрберебезнең кәефен күтәрә . Өйдә вазада утырган чәчкәләр күзләрне сөендерә, күңелгә җылылык бирә. Шул матурлыкны тудыручы, хатын-кызларны бәхетле итүче Диана Шакирова белән әңгәмә кордык.
–Әйдәгез, чәчәк кибетен ачу идеясе кайчан барлыкка килде дигән сораудан башлыйк.
– Мин биш елга якын танылган Уфа чәчәкләр салонында әйдәп баручы флорист булып эшләдем. Туйларны бизәү белән шөгыльләндем, танылган артистлар өчен гадәти булмаган букетлар җыйдым, “Башнефть”нең “Роснефть”кә кушылу чарасын бизәүдә катнаштым, шулай ук салонда флористлар өчен курслар укытучысы булдым. Дүрт ел элек кияүгә чыгып, Аскынга күченгәч, шундый проблема белән очраштык: шул кадәр зур район үзәгендә нишләп чәчәкләр сайлау мөмкинлеге юк. Гаҗәпләнә идем. Әлеге җитешсезлекне үзем төзәтергә булдым. Тормыш иптәшем Динар белән яңа чәчәкләр һәм сыйфатлы сервис җитми дип карар кылып, үзебезнең чәчәк кибетен ачарга уйладык. Эшләр, шөкер, алга баргач, күрше Балтач, хәзер инде Борай районында да үз кибетләребезне ачтык.
–Чәчәкләрне кайдан кайтарасыз?
–Чәчәкләр бөтен дөньядан китерелә, төп плантацияләр – Эквадор, Колумбия, Голландия. Русия чәчәкләре белән сезонлы гына эшлибез, чөнки аларның сыйфаты, кызганычка каршы, әлегә голландиянекеннән калыша. Без чәчәкләрнең сыйфатына аеруча игътибар итәбез. Чәчәкләр китерүгә мин үзем барам һәм сыйфат буенча миңа ошаган чәчәкләрне генә сайлыйм. Кешеләрнең өметен өзәсем килми.
–Күп вакыт чәчәкләрне алабыз да, яки бүләк итәләр дә, алар тиз шиңә. Аларны озаграк саклау серләрен дә ачмассыз микән?
–Чәчәкләр мөмкин кадәр озаграк сөендерсен өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Иң беренчесе – букетның сабакларын һәрвакыт 1 сантиметрга югарырак кисеп (салатларны кискәндә кебек, тактага салып үткер пычак белән кисәбез),шунда ук сулы вазага куябыз.Киселмәгән чәчәкләр икенче көнне үк кибәргә мөмкин. Һәрвакыт чиста ваза алабыз һәм аны кырыйларына кадәр су белән тутырабыз. Суны кызганмыйбыз, вазада су азрак булган саен, чәчәкләр дә начаррак торачак. Вазаны көн саен юарга, суын көн дә алыштырырга кирәк, чөнки җылыда бактерияләр тиз үсә. Чәчәк бәйләмен салкынча урынга куярга кирәк, кагыйдә буларак, бу өйдәге кунак бүлмәсе. Кухняда куярга киңәш итмибез, бу бүлмәдә һәрвакыт эссе, чәчәкләр артык эссене яратмый.Шулай ук туры кояш нурлары һәм үтәли җил эләккән урын да туры килми. Әгәр сезгә губка (пиафлора) өстендә композиция бүләк итсәләр, аны каравы иң җиңеле – көн саен су гына сибәргә кирәк.
–Аңлавымча, бу бизнеста клиентлар белән мөнәсәбәтләр – аерымсорау. Кешеләрчәчәкләр генә түгел, ә кәеф, хисләр, теләкләр сатып ала.Шул ук вакытта чәчәкләр – кыйммәтлетовар. Сезнең клиентларгаүз карашыгызбармы?
–Мин һәрвакыт кешеләрнең чәчәк кибетенә кергәндә күзләре “янганын” сизәм, аларның кәефләре күтәрелә. Сатып алучыларның безнең кибеттән чыкканда кире кайтуын телим. Шунысы кызык: кайчак сатып алучылар матур чәчәкләргә карап сокланыр өчен генә дә кибеткә керә. Аннары: “Матур чәчәкләргә карап торгач, күңелләр җылынып киткәндәй булды әле”, – дип, рәхмәтләрен әйтеп чыгып китәләр. Мин үзем дә кешеләрнең чәчәкләрне үз итүләренә, матурлыкка соклана белүләренә шатланам.
–Чәчәкләрдән тыш сатып алучыларга нәрсә тәкътим итә аласыз?
–“Лав Цветы” студиясендә чәчәк гөлләмәләре, өй гөлләре белән беррәттән, открыткалар, шарлар, уенчыклар, пиротехника, сабыннан эшләнгән букетлар сатып алырга мөмкин. Безнең флорист-сатучы әзер гөлләмәләр тәкъдим итә, кирәк икән сез теләгән гөллмәләрне ясап бирә ала. Алар махсус коробкаларда, кәрзиннәрдә сатыла. Шулай ук үзем флористика буенча курслар үткәрәм, бихисап укучыларым төрле тарафларда чәчәкләр сату, букетлар ясау белән шөгыльләнә.
–Чәчәк бүләк итү – акча туздыру, диючеләр дә бар. Сез моңа ничек җавап бирерсез?
–Минем идеям – чәчәкләрне барлык хатын-кызлар да ярата һәм аларны алу рәхәт икәнлеген һәр кешегә җиткерү. “Чәчәкләр вазада 1-2көнтора да үләләр, җилгәакча очыруяки барлык хатын-кызлар да чәчәкләр яратмый» дигән стереотипларны мин йөрәккә якын кабул итмәскә тырышам. Һәр клиентка чәчәкләр мөмкин кадәр озаграк сөендерсен өчен аларны ничек дөрес карарга икәнен сөйлибез. Минем теләгем – сатып алучылар «Лав Цветы» студиясен бәйрәм һәм чәчәкләр оҗмахы урыны итеп кабул итсен иде. Шуңа күрә бездә бәйрәм өчен атрибутлар, гелий белән тутырылган шарлар, тере, коры һәм ясалма чәчәкләр, өй гөлләре, бүләкләр, чәчәкләр күчереп утырту өчен кирәкле барлык әйберләр, фейерверклар бар.
Диана һәм Динар Шакировлар – заман белән бергә атлаучы, алга карап, яңа алымнарга таянып эш итүче эшкуарлар. Чәчәкләрне өйгә китереп бирү хезмәтен булдыруы да заман белән бергә атларга тырышуыннан аларның.
Бу өлкәдә зур гына тәҗрибәсе булганга күрә, Диана һәр чәчәк, аңа гына хас булган үзенчәлекләр турында сәгатьләр буе сөйли ала.
Киләчәктә дә Борайның ир-егетләре үзләренең якын кешеләрен чәчәк бәйләмнәре белән ешрак сөендерсен, ә Шакировларның чәчәк бизнесы чәчәк атсын, дигән теләктә калабыз.