Барлык яңалыклар
Хезмәт һәм мәшгульлек
13 октябрь 2023, 16:19

Кем юллар сала, шул киләчәкне дә төзи

Ел саен октябрь аеның өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Лира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

 Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре эшчәнлегенең үзгәреш чоры нәкъ менә шушы көзге көннәргә туры килү символик мәгънәгә ия. Җәйге шартларда эшләү төгәлләнә һәм яңа этап старт ала – салкында, буранда эшләү.
Тәтешле юл төзү-ремонтлау идарәлегенең Борай участогы коллективы агымдагы елның ун ае эчендә юллар төзелеше һәм аларны ремонтлау буенча зур эш башкарды. Аерым алганда, Уфа-Бөре-Яңавыл юлында – 2500 метр юл төзекләндерелгән, Борай авылында Колхоз, Яшьләр урамнарында ремонт башкарылган. Хәзерге вакытта Полевая, Совет-Октябрь урамнарында эшләр бара. Бу бөтен исемлек түгел, юл төзү-ремонтлау хезмәткәрләренең эшенең очы-кырые юк. 
Параллель төстә кышкы шартларда эшләүгә әзерлек темп ала. Бозлавыкка каршы чаралар запасы булдырыла, техника ремонтлана. Юл хезмәткәрләренең төп бурычы – юлларда бозлавык, кар көртләре кебек табигать факторларына үз вакытында җавап бирү, чөнки алар еш кына юллардагы фаҗигаләр сәбәбе булалар. Моның өчен һәрчак, теләсә кайсы минутта, төнлә дә, көндез дә тулы сугышчан әзерлектә булырга туры килә. 
Шулай итеп, юл эшчеләре үзләре алдында торган бурычларны җиренә җиткереп башкару өчен көчләрен кызганмыйлар һәм һәр эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар. Юлларның яхшы хәлдә булуы – теләсә кайсы территориянең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, икътисадын һәм инфраструктурасын үстерү өчен иң мөһим шартларның берсе. Юлчыларның көче белән урамнарыбызның йөзе үзгәрә, район үзәген авыллар һәм башка районнар, шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана. Аларның хезмәте һәркемнең күз алдында. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре алларында зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчләрен, белемнәрен, тырышлыкларын бирәләр. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгырталар. 
Бу эшләргә коллективның һәр эшчесе үзеннән өлеш кертсә дә, юл эшчеләре арасында иң тырышып, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган хезмәткәрләрне билгеләп үтәсе килә. Мәсәлән, йөк машиналарында водительләр Олег Мартынов, Финарит Шәрифгалив, Илмир Галиханов, Илдус Раянов, махсус машиналарда Флүр Гайнетдинов белән Ринат Нуртдинов, автогрейдерда Ринат Гыймранов, тракторчылар Финат Гайнанов, Мадис Зиннәтуллин, Марсель Садыйков, Вадис Хәлиуллин, төягеч техникада Альберт Шакиров, экскаватор машинисты Рәмис Галиев, асфальт салу машинисты Фәнзил Муллагалиев, каток машинисты Ирек Хәйдәров белән Хәлимҗан Мөгыйнов, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар Данил Гәрәйшин, Рудик Раянов һәм Таһир Диникаев, ремонт буенча слесарь Вәрис Мирзаханов, АБЗмастеры Рәвил Галәветдинов, юл мастеры Азат Әхияров, АБЗ операторлары Инил Мәрданов, Ринат Сәяпов, Алексей Хәмидуллин һәм Илшат Шафиков, токарь Ранис Фәйзуллин, электрик Сергей Войнов, юл эшчеләре Зөфәр Фәмиев, Ришат Хәерламанов, Алмаз Килмәтов, Владик Хуҗин һәм башкалар хезмәт куялар. 
Тәтешле юл төзү-ремонтлау идарәлегенең Борай участогы җитәкчесе Фәнзил Халиуллин да үз хезмәткәрләрен мактап кына телгә ала.
– Хезмәттәшләрем һәм шәхсән үзем өчен Юл хуҗалыгы хезмәткәре көне –  ул эшләнгән эшебезгә нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен тагын бер сәбәп. Ветераннарыбызны һәм бүгенге көндә эшләп килүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим! Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим,  – дип котлау сүзләрен җиткерә Фәнзил Мәхсүт улы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: