Барлык яңалыклар

Социаль хезмəткəр – өлкəннəр таянычы

Соңгы елларда социаль хезмəткəрлəр дигəн игелекле һөнəр иялəре караучысыз калган яки, балалары читтə яшəп, ярдəмгə мохтаҗ булып яшəүче əби-бабайларыбызны, сабый бала карагандай, кадерлəп, барлык гозерлəрен үтəп торалар.

Социаль хезмəткəр – өлкəннəр таянычы
Социаль хезмəткəр – өлкəннəр таянычы

Күпкырлы, четрекле, зур сабырлык һəм түземлек талəп итүче һөнəр ул. Өлкəн кешелəрнең төрле вакыты күзəтелə: авырып киткəн, кəефсез чакла-
ры – мондый вакытта табиб та, психолог та, сердəш тə була белергə кирəк. Араларында бөтенлəй урында ятып, һəрдаим карау, игътибар сорап торганнары да бар. Бакалы авылының социаль хезмəткəре Лəйлə Гайнетдинова бу өлкəдə бишенче елын эшли. Аңа кадəр авылда мəктəптə башлангыч сыйныфларны укыта, мəктəп ябылгач, ун ел буена түшəктəге бианасын тəрбиялəп карап, соңгы юлга озата.
– Бала чактан ук кешелəрне жəллим. Үземне белə башлаганнан бирле күрше əбилəргə булыша идем. Ярдəмгə мохтаҗ кешелəргə булышу телəге мине шушы
эшкə китерде, –ди ул. Лəйлə барысы егерме кешене карый. Араларында төрле категория кешелəр бар. Ятып кына торучы, авырлык белəн генə хəрəкəтлəнүче, өйлəреннəн чыкмаучылар да бар.
– Рецептлар яздырып, дару юнəтү, коммуналь хезмəтлəргə түлəү, субсидиялəр рəсмилəштерү кебек кəгазь эшлəре минем өстə, – ди ул.
Аның авырулар белəн гади итеп, шаяртып сөйлəшүен, җəһəт кенə өй эшлəрен башкаруын, сабыр гына тыңлый белүен күзəтеп торганнан соң, бу эштə киң
күңелле, олы йөрəкле кешелəр генə эшли ала дигəн сүзгə инанасың.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: