Барлык яңалыклар
Спорт
12 март , 14:29

Яшь «рыцарь»лар көч сынашты

Бүген, 12 март көнне, «Рыцарьлар турниры» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кыю һәм җитез малайларны җыйды.

Турнирны ачу тантанасында мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Хәлилова сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Илдус Наил улы малайларга сынауларны уңышлы узарга, сәламәтлек, укуда һәм спортта уңышлар теләде.

Чара зарядка эшләнүдән башланды. Аны билбау көрәше буенча сигез тапкыр дөнья чемпионы, көрәш буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, көрәш буенча дөнья кубогы җиңүчесе, билбау көрәше буенча дөнья кубогы җиңүчесе, Русиянең атказанган спорт мастеры, спорт мәктәбе тренер-укытучысы Артур Зөлкәрнәев үткәрде.

«Жасмин» үрнәкле эстрада биюе ансамбле чыгышы чарага ямь өстәп, кунаклар йөрәкләрендә җылы тойгылар калдырды.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы кечкенә рыцарьлар өчен эстафеталар, конкурслар һәм уеннар әзерләгән иде. Ярышларда малайлар бик теләп, дәрт белән катнашып, үзләренең төгәллекләрен сынап, җитезлекләрен һәм спорт осталыкларын күрсәтте.

Турнир нәтиҗәләре буенча төрле номинациядә җиңүчеләр билгеләнеп, алар грамоталар белән бүләкләнде һәм барлык катнашучыларга истәлекле призлар тапшырылды.

Мондый бәйгеләрдә балалар үзләренең осталыгын гына күрсәтеп калмый, бик күп яшьтәшләренә рухи яктан көчле, нык булырга кирәклеген дә үз үрнәкләрендә ачык чагылдыра.

Автор: Чулпан Губаева
Читайте нас