Барлык яңалыклар
Спорт
12 март , 20:06

Данлыклы тренер исемен данлап

Бүген, 12 мартта, Сабантуй мәйданында районыбызның данлыклы тренеры Анатолий Васильевич Коробейников исеменә чаңгы ярышлары үтте. Район мәктәпләренең укучылары стартка чыкты.

Данлыклы тренер исемен данлап
Данлыклы тренер исемен данлап

Анатолий Васильевичның республика һәм район җиңел атлетикасы, аеруча чаңгы спорты буенча күп көч салган, 85 яшьне узып киткән данлыклы тренер булуын, ул тәрбияләгән чаңгычылар буыны лаеклы дәвам иткәнен бүген дә ярышчыларыбыз исбатлады.


Спортны үз иткән якташларыбыз, кунакларыбыз алдында Анатолий Васиьевич үзе дә чыгыш ясады. Бәйгене район хакимиятенең физик культура, спорт, опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы Салават Муллагалиев ачты. Данлыклы тренерга, бәйгечеләргә һәм барысына уңышлар теләп, әлеге спорт бәйрәменә әверелгән чарага килүчеләрне сәламләде.


Ярышлар сәламәт көндәшлек һәм чын спорт рухы атмосферасында узды. Һәр яшь категориясендә катнашучыны Анатолий Васильевич грамоталар, медальләр һәм призлар белән бүләкләде.


Катнашучылар арасында абсолют җиңүчеләр дә билгеләнде:


Егетләр арасында:
1 урын — Карамов Руслан
2 урын — Галиев Альмир
3 урын - Мәхмүтов Редаль


Кызлар арасында:
1 урын-Хәйруллина Зөлфия
2 урын — Миңнеголова Нурия
3 урын-Гыйльфанова Эмилия


Барлык призерларны һәм катнашучыларны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

Автор: Лира Юрасова
Читайте нас