Чарада яугирнең әти-әнисе, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов, "Сугышчан туганлык" Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчəсе рəисе, Төньяк Кавказдагы сугышчан хəрəкəтлəрдə катнашучы Илгиз Вəлинуров, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Лариса Шәвәлиева,Бадрак авылы биләмәсе башлыгы Айгөл Муллаярова катнаштылар.
-Фидан Билалов - яшь буын өчен үрнәк, үз Ватанының чын батыры, – дип билгеләп үтте Гемир Хаҗетдин улы.
Көн суык дип тормадылар, яшь хоккейчылар чын уен күрсәттеләр. Һәрберсе җиңү өчен бар көчен салды.
Борай авылының "Алга" командасы беренчелекне алды. Благовещен шәһәренең "Метеор" командасы – икенче, Дүртөйледән килгән "Беркут" – өченче урын яуладылар.
Һәр команда кубок һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Турнирның иганәчесе булып Фидан Фидәрис улының якын дусты, сыйныфташы Нияз Хәмәтов чыкты.