Спорт
24 октябрь 2025, 08:40

Югары уңышларга зур этәргеч булып

Дәүләт ярдәмен алу бәхете Борай авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексының көрәш буенча тренеры Артур Зөлкәрнәевка елмайды.

Югары уңышларга зур этәргеч булыпЮгары уңышларга зур этәргеч булып
Югары уңышларга зур этәргеч булып

Шунысы сөенечле: соңгы елларда республикада спортка игътибар күренеп артты. Бу юкка гына түгел, чөнки сәламәт яшь буынсыз илебезнең киләчәге ышанычсыз икәнлеге көн кебек ачык. Хәзерге замана балаларының игътибарын төрле гаджет-телефоннардан аерып, спортка һәм сәламәт тормыш алып баруга җәлеп итүдә физкультура укытучыларының, тренерларның әһәмияте зур. Ә аларга ярдәмгә “Авыл тренеры” программасы барлыкка килде. Яшь белгечләрне авыл җиренә җәлеп итүгә юнәлтелгән биредәге программа барлыкка килгәч, спорт мәктәпләрендә эшләргә теләгән яшь тренерларның саны артуын билгеләп үтү мөһим. Димәк, программа уңышлы эшли. “Авыл тренеры” сертификаты ияләренең киләчәктә республика, ил данын яңгыраткан чемпионнар тәрбияләячәгенә ышаныч зур.
Мондый дәүләт ярдәмен алу бәхете Борай авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексының көрәш буенча тренеры Артур Зөлкәрнәевка да елмайды.
Кыйгы районының Арслан авылында көрәшчеләр гаиләсендә туып үскән Артур. Дәү әтисе дә, әтисе дә, хәтта абыйсы да көрәш белән шөгыльләнәләр. Беренче сыйныфта чаңгы белән мавыга башласа да, өченче сыйныфларда көрәшкә башы белән кереп китә Артур. Башкорт дәүләт һәм Башкорт дәүләт аграр университетларында белем алган вакытта спорт белән шөгыльләнүен ташламый. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, уңышларга ирешә. Башкортстан физик культура институтында квалификация үзгәртеп, тренерлыкка укып чыга.
Ары таба Алкино-2 поселогында Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәп кайткач, хезмәт юлын башлап җибәрә. Рима Баталова исемендәге Башкортстан Республикасы спорт әзерлеге үзәгендә, Көрәш сараенда, Башкорт дәүләт аграр университетында балаларны һәм яшүсмерләрне көрәш серләренә өйрәтә. Бу вакытта да спорт белән бергә була ул. Тренировкаларны һәм эшне бергә алып бару җиңел булмавын яшерми. “Тырышкан ташка кадак каккан” дигәндәй, нәтиҗәләр озак көттерми. Билбаулы көрәш буенча Русиянең халыкара класслы спорт мастеры (2018), Русиянең атказанган спорт мастеры (2019), билбаулы көрәш буенча олылар арасында – җиде, татарча көрәштә дүрт тапкыр дөнья чемпионы, көрәш буенча Русиянең халыкара класслы спорт мастеры (2025) исемнәренә лаек була Артур.
2023 елдан Уфа шәһәреннән Борай авылына килеп эшләп йөри тренер. Быел “Авыл тренеры” программасы буенча биредә калырга тәкъдим ясагач, Артур риза була. Тормыш иптәше Камилла да каршы килми. Яшь гаилә Борай авылына килеп төпләнә. Әйткәндәй, Яр Чаллы кызы Камилла да спортчы. Ул – Русиянең атказанган спорт мастеры (2020), билбаулы көрәш буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы, Бөтендөнья күчмә уеннарының ике тапкыр чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры. Өч яшьлек кызлары Аиша да әти-әнисе кебек бөек спортчы булыр әле.
Шулай итеп, Артур Валерьевич бөтен көчен салып, районыбызда яшь көрәшчеләр тәрбияли башлый. Югары уңышларга ирешкән тренердан тәрбияләнүчеләре дә калышмый. Алар да төрле ярышларда катнашып, уңышлары белән сөендереп торалар. Яшь көрәшче Айзат Миңһаҗев спорт мастеры кандидаты исеменә лаек була. Тренер республика җитәкчелеге тарафыннан спортка аерым игътибар бирелүенә бик рәхмәтле.
– Эшемне ничек яратуымны әйтеп бетергесез. Балаларның күзләрендәге ниндидер спорт ялкыны алга таба тагын да канатланыбрак эшләргә этәргеч булып тора. Биредәге комплекста эшләргә һәм югары нәтиҗәләр күрсәтергә барлык шартлар да булдырылган. Ә безнең төп максат – яраткан спорт белән җитди, даими шөгыльләнергә һәм төрле дәрәҗәләрдә үткән ярышларда район данын яклап, алдынгы урыннар яулау, – дип үз планнары белән уртаклашты Артур Зөлкәрнәев.
Тренер югары дәрәҗәдәге уңышларга ирешкән яшь көрәшчеләр тәрбияләр, аларның казанышларына бөтен район белән горурланырбыз дип ышанабыз.


Фото Артурның шәхси архивыннан.

 


Без республика районнарында спортны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Бу бик мөһим. “Авыл тренеры” проекты аша районнарга яшь белгечләр җәлеп итсәк, авыллардагы тренерларга кытлыкны бетерәчәкбез һәм спорт комплексларын ныгытачакбыз. Нәкъ төпкел районнарда билгеле спортчылар туа да инде.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.


Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән булдырылган “Авыл тренеры” проекты спорт сөюче балалар белән шөгыльләнүчеләр өчен зур этәргеч булып тора. Районыбызга яшь тренерлар җәлеп итү балаларга югары казанышлар спорты дөньясына эләгү генә түгел, сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге дә бирә. Чөнки аның әһәмияте бик зур – Башкортстанның кече калаларында һәм авылларында яшәгән балалардан күп кенә яшь тренерлар чемпионнар тәрбиялиләр. Бездә дә чемпионнар булыр әле.


Салават Муллагалиев, район хакимиятенең физик культура, спорт,опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас