

Бу минем күптәнге хыялым иде. 28 июнь төнге бердә без Дагыстанга очтык. Мин аз гына дулкынлану һәм курку хисен кичердем, чөнки бу минем беренче тапкыр самолетка утыруым иде. Ике сәгатьлек юл сизелмәде дә. Самолеттан төшүгә безне махсус машина каршы алды. Без тренерыбыз Рәшид Моталимовның өендә тордык.
Табигатенең матурлыгын, һавасының чисталыгын, Каспий диңгезенең йөгерек дулкыннарын күреп, рус шагыйрьләренең ни өчен Кавказ ягына сәяхәт кылуларын аңладым: биредә илһам, рух, энергетика чыганагы икән! Моннан тыш, милләтләрнең үзара дус яшәвенә, әти-әниләргә, әби-бабаларга булган хөрмәткә таң каласың. Кыя-ташларына, ташлар арасыннан юл тапкан тау чишмәләренә, ачык күңелле халкына, гомумән, күкрәккә тынычлык һәм бәхет хисе тутыра алган һавасына гашыйк булу өчен миңа 9 көн җитте.
Безнең бер көн дә кул кушырып утырырга вакыт булмады. Экскурсияләр, тренировкалар, табигать, диңгез, аквапарк тәэсирләре онытылмаслык булды. Дагыстанның Дербент шәһәре нык истә калды. Чиста, матур, башкача. Шәһәрнең иң югары өлеше биек диварлар белән уратып алынган, аны берара «Кавказ капкалары» дип тә атаганнар.
Ни дисәң дә, без ял итәргә генә түгел, көрәшергә, тәҗрибә дә уртаклашырга бардык. Моталимовлар исемендәге көрәш мәктәбендә Дагыстан көрәшчеләре белән танышып, яңа дуслар да таптык.
Җирле халыкның сыйлавы аерым тема. Әлегә кадәр авыз итмәгән хинкал, чуду һ.б. Хинкал – Дагыстанның иң танылган ризыкларыннан берсе. Бу пилмән түгел, ә ит шулпасы, соуслар һәм яшелчә белән бирелә торган пешкән камыр кисәкләре.
Чуду дигәннәре исә татарның кыстыбыена тиң, тозлы эремчек, яшелчә, кабак белән ясыйлар.
Никадәр рәхәт булса да, туган як сагындыра. Әти-әни, сеңлем Әминә, кечкенә энем Ислам бик сагындырды, дәү әти-дәү әни дә сагындырды. 7 июль көнне иртүк аэропортка килдек. Бу юлы самолетка утыруга, аның күтәрелүен һәм Дагыстанны өстән күрдек. Мондагы матурлыкны сөйләп-аңлатып бирә торган түгел.
Менә шулай итеп безнең күңелле сәяхәтебез тәмамланды. Дагыстанның кызыклы җир-ләре, матур табигате һәм мавыктыргыч яшәү рәвешен бер барып кына ачып бетереп булмый. Шуңа мин киләчәктә тагын барырмын дип өметләнәм.
Дагыстанга бару бәхете өчен яраткан әти-әниемә, тренерым Рәшид Моталимовка, тәмле ризыклар белән сыйлаган аның тормыш иптәше Әминә апага зур рәхмәтлемен.