Спорт
14 Мая 2025, 04:00

Геройлар истəлегенə

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һəм Советлар Союзы Герое Таҗи Баһаветдин улы Гыйлəҗетдиновка багышланган традицион катнаш җиңел атлетика эстафетасы узды.

Геройлар истəлегенəГеройлар истəлегенə
Геройлар истəлегенə

Анда 5-11 сыйныфлар җиңел атлетлары һəм Борайның беренче, өченче санлы мəктəплəрнең, икенче гимназиянең, Каенлык, Ваныш-Алпавыт, Шабай, Зур Бадрак, Яңа Тазлар һəм Чалкак авыллары мəктəплəренең, «Гүзəл», «Кояшкай», «Йəйгор» балалар бакчаларының, район хакимиятенең хезмəт коллективлары катнашты.
Эстафетаның барлык этапларында егетлəр һəм кызлар, ирлəр һəм хатын-кызлар бик яхшы физик əзерлек һəм чыдамлык күрсəттелəр. 5-9нчы сыйныфлар арасында Борай беренче санлы мəктəбе җиңү яулады, икенче урынны өченче санлы мəктəп һəм өченче урынны икенче гимназия командалары алды. 5-11 нче сыйныфлар арасында беренче урынны Борай авылының беренче санлы мəктəбе командасы алды, икенче урынны гимназия командасы һəм өченче урынны Борай авылының өченче мəктəбе алды.
Хатын-кызлар хезмəт коллективлары арасында өченче санлы «Кояшкай» балалар бакчасының җыелма командасы җиңү яулады, икенче урынны «Йəйгор» балалар бакчасының хатын-кызлары алды. Хезмəт коллективлары арасында Зур Бадрак авылы командасы җиңде, икенче урынны район хакимияте командасы һəм өченче урынны икенче гимназия командасы алды.
Командалар грамота һəм медальлəр белəн бүлəклəнде. Җиңүчелəргə Советлар Союзы Герое ТаҗиГыйлəҗетдинов исемендəге кубоклар тапшырылды.
Эльвина НИЗАМОВА.

 

Борай авылының яңа физкультура-сəламəтлəндерү комплексының спорт залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, Советлар Союзы Герое Əнвəр Абдуллин исемендəге «Агый- дел» эстетик гимнастика буенча ачык турнир узды.
Төбəкара бəйгедə Уфа, Мəлəвез, Ижау шəһəрлəреннəн һəм БорайИске Балтач авылларыннан 500дəн артык спортчы 59 команда составында бəйгедə катнашты.
Һəр команда үзенең иң яхшы номерларын күрсəтеп, грациялəрен, хəрəкəтлəренең җиңеллеген һəм тəэсирле хореографиясен тəкъдим итте.
Чараны ачу тантанасында район хакимияте башлыгының инвестициялəр, эшкуарлык һəм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов, Советлар Союзы Герое Əнвəр Абдуллинның улы Башкортстан Республикасының һəм Русия Федерациясенең атказанган табибы Марат Əнвəр улы һəм аның кызы Наталья Абдуллина сəламлəү сүзлəре белəн чыгыш ясап, катнашучыларга уңышлар телəделəр.
Марат Рəшит улы эстетик гимнастика буенча тренер Наталья Абдуллинага спортның бу төрен һəм балаларны үстерүгə керткəн зур өлеше өчен Борай районы хакимиятенең Рəхмəт хатын тапшырды.
Компетентлы жюри əгъзалары төрле яшь категориясендəге иң яхшы гимнастларның чыгышларын бəһалəп, аларны грамоталар һəм медальлəр белəн бүлəклəде.
Чулпан ГОБƏЕВА

 

 
Автор:Чулпан ГОБӘЕВА, Эльвина Низамова
Читайте нас