Спартакиадада катнашу өчен Башкортстанга Русиянең 32 төбәгенән спортчылар килде. Чарада катнашучыларга экраннан БашкортостанРеспубликасы Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгать итте.
"Рәхим итегез! Башкортстанда сәламлим. Барыгызга да уңышлар телим!", - диде Радий Фәрит улы.
Шулай ук, ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны Русия спорт министры Михаил Дегтярев та сәламләде.
- Инвалид булганнар ихтыяр көче, ныклык һәм чиксез оптимизм мисалы булып тора. Башкортстан кунакчыллыгы һәм чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүе белән билгеле. Безнең максатыбыз – бөтен кешеләр өчен физик культура һәм спорт белән шөгылләнү өчен тигез шартлар булдыру, - дип белдерде Михаил Дегтярев.
Спартакиаданың ачу тантасында Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Айбулат Хаҗин, Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы Рима Баталова һәм Бөтенрусия Чукраклар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров катнаштылар.
- "Без бергә. Спорт" чукракларның Бөтенрусия кышкы спартакиадасын үткәрү өчен Башкортстан башкаласы – Уфа шәһәрен сайлау спорт казанышларын һәм республикабызның үзебезнең Сурдлимпия спортын үстерүгә керткән зур өлешен тану буларак кабул ителә. Быелгы кышкы спартакиада, һичшиксез, Русиядә адаптив спортны һәм Русия Сурдлимпия хәрәкәтен алга таба үстерүгә көчле этәргеч бирәчәк, илнең спорт потенциалын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк, – диде Руслан Хәбибов.
Тантананың рәсми өлеше Спартакиадада катнашучылар төбәкләренең флаглары парадыннан башланды, сүз уңаеннан, бу Калининградтан Камчаткага кадәр 32 төбәк.
- Бүген без чукраклар спортының иң көчле спортчыларының беренче кышкы спартакиадасына старт бирәбез. Унбер көнгә Башкортстан ишетү сәләте бозылган кешеләрнең Бөтенрусия физик культура һәм спорт үзәгенә, илебезнең ишетмәүче гражданнарын тарту ноктасына, Русия Сурдлимпия хәрәкәтенең флагманына әверелә. Мин ышанам, спартакиада барлык катнашучылар өчен Сурдлимпия хыялына таба спорт юлында мөһим адым, киләчәккә искиткеч нигез булачак, - дип ассызыклады Бөтенрусия Чукраклар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров.
Ример Насретдинов фотосы.