Барлык яңалыклар
Спорт
23 декабрь 2024, 10:10

Тау шуабыз, әй рәхәт

Кыш – күңел ачулар өчен искиткеч матур ел вакыты. Балалар кышны бик яраталар һәм көтәләр. Кыш җитү кар белән урамда уйнау мөмкинлеге белән бәйле бит.

Тау шуабыз, әй рәхәт
Тау шуабыз, әй рәхәт

Саф һавадагы уеннар балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә бик файдалы. Тик хәзерге балаларның күбесе өйдә телефон, планшет яки компьютер артында утырырга күнеккән. Тау шуу турында белмиләр дисәк тә була. Кайвакыт без, ата-аналар, үзебез дә инде йөрмә, өшеп, чирләрсең, дип, хәтта тау шуырга да чыгармыйбыз бит. Ә хәтерлисезме соң без балачакта үзебез бияләйләр бозланып туңганчы, чалбарлар бозга катып басып торганчы, рәхәтләнеп тау шууа идек. Эх, бик күңелле иде безнең балачак!  Шулай да көннәрдән бер көнне командировкадан кайтып килешли Борай авыл янында басу юлында берсеннән-берсе узышып, тау шуучы балаларны күреп күңел куанды. Кызлар янына туктап таң калып карап тордым. Безнең чорда бу күренеш гадәти булса, хәзерге заманда тау шуучы балалар бик сирәк шул. Таудан төшкән  кызларның күпме шатлык хисе кичерүләрен мин генә күрдем.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: