Спорт
19 декабрь 2024, 15:13

Борайда чаңгы сезоны ачылды (ч.1)

Бүген, 19 декабрьдә, Сабантуй мәйданының чаңгы базасында чаңгы сезонын ачуга багышланган күләмле ярышлар узды. Әлеге кышкы төр спортын яратучылар беренче ярышны көтеп алдылар һәм рәхәтләнеп көч сынаштылар.

Анда мәктәп укучылары (Борайның 1нче санлы һәм 3 санлы мәктәпләре, 2нче санлы гимназиясе, Зур Бадрак, Ваныш-Алпавыт һәм Каенлык авыллары мәктәпләре) һәм хезмәт коллективлары – барлыгы 100дән артык кеше катнашты. 

Шунысын әйтү урынлы булыр: районда олысы да, кечесе дә чаңгыда шуарга ярата. Ярышта күптән түгел генә чаңгыга басучылар да, тәҗрибәле чаңгычылар да бар иде. Алар арасында күптән түгел безнең районда чаңгы спортын үстерү өчен килгән тренер, Башкортстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, спорт мастерлыгына кандидат Вячеслав Петров һәм аның  бер тәрбияләнүчесе – спорт мастеры Валентин Васин да, махсус хәрби операциядә катнашучы "Бүре" позывнойлы яугир дә бар иде. 

Ярышларда катнашучыларны район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов сәламләде.

– Спорт  белән шөгыльләнү сезнең сәламәтлегегезне ныгыта, көч һәм чыдамлыкны үстерергә ярдәм итә, тормышта уңышларга ирешергә булыша, шулай ук мондый чаралар кешеләрне берләштерергә, сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуны сакларга ярдәм итә, – дип, билгеләп үтте ул һәм бүгенге ярышларда уңышлар теләде.

Нәтиҗәдәләрдә төрле яшь категорияләрендә җиңүчеләр ачыкланып, аларга грамоталар һәм медальләр, ә башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен махсус татлы призлар тапшырылды.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас