Барлык яңалыклар
Спорт
30 октябрь , 15:26

Куркаклар хоккей уйнамый

«Куркаклар хоккей уйнамый, чын ир-егетләр уйный хоккей!» – дип юкка гына җырламыйлардыр. Бала чакта бу күп малайның теләгедер, мөгаен. Борайның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей һәм флорбол буенча тренер-укытучысы Финарис Ягафәров тә кечкенәдән хоккей уйнап, хоккейчы булу теләге белән күңелдән яна. Үсеп, буй җиткәч, балачак хыялын чынга ашырып, балаларга хоккей нечкәлекләрен өйрәтеп, тәрбияләнүчеләрен физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле итүдә үз өлешен кертә.

Куркаклар хоккей уйнамый
Куркаклар хоккей уйнамый

Тренерлар көне уңаеннан яшь хоккейчыларның эшләре ничек баруы, җиңүләре турында, спортның әлеге төре малайларда һәм, шулай ук, кызларда да нинди сыйфатлар тәрбияләве турында без Финарис Ягафәровтан кызыксындык.

Финарис Фидәрис улы тумышы белән күрше Балтач районыннан. Мәктәпне тәмамлагач, «Физик культура» белгечлеге буенча Стәрлетамак шәһәренең физик культура көллиятенә укырга керә. Бүгенге көндә Бөре шәһәренең Башкорт дәүләт университетында шул юнәлештә укуын дәвам итә.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген дә егет 2014 елда туган районында физкультура-савыктыру комплексында хоккей буенча тренер-укытучы булып башлый. Финарис Ягафәров шәкертләре 2015 елда А.В.Тарасов исемендәге «Алтын шайба» клубының бөтенрусия ярышларының республика этабында җиңүчеләр булалар, ә Русия чемпионатында «Алтын шайба» турнирында 4нче урынны яулыйлар. 2008-2009 елгы хоккейчылар белән 2020-2021 елгы сезонда һәм 2009-2010 елгы балалар белән 2021-2022 елгы сезонда Балтач районы командасы Финарис Фидәрис улы җитәкчелегендә «Алтын шайба» республика турнирының бронза призеры була. Шулай ук аның командасы Башкортстан Республикасының яшүсмерләр хоккей лигасында 2014-2015 елгы ярышларда 1997-1998 елгы балалар арасында җиңүче булган.

Финарис Фидәрис улы Башкортстан Республикасының авыл спорт уеннары кысаларында хоккей буенча зона республика ярышларында күп тапкыр чемпион була, команда составында ярышларда 2014 елда бронза һәм 2022 елда көмеш призер була.

2022 елда яшь белгеч Борайга күченеп, безнең район хоккейчыларын һәм флорболчыларын өйрәтә башлый. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә төрле дәрәҗәдәге ярышларда ирешкән уңышлары аз түгел.

2023-2024 елгы хоккей сезонында Финарис Фидәрис улының тәрбияләнүчеләре «Алга» хоккей клубы составында хоккей буенча районара һәм республика күләмендәге күп кенә ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булалар: Рөстәм Миргазетдинов истәлегенә шайбалы хоккей буенча Чишмә районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык ярышларында – 1 урын; 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк командалар арасында шайбалы хоккей буенча Кушнарен авылы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә – 2 урын; 2012 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар командалары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей буенча Дүртөйле шәһәренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә – 3 урын; Балтач районы “Спорт һәм сәламәтлек декадасы” кысаларында 2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча ачык район ярышларында – 2 урын; 2023-2024 елгы хоккей сезонын ачуга багышланган 2013-2014 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар командалары арасында шайбалы хоккей буенча ачык турнирда – 2 урын; 2023 елда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, 2013-2015 елларда туган балалар командалары арасында Чакмагыш районында узган хоккей турнирында 2 урынны яулыйлар.

Финарис Фидәрис улының шәкертләре шулай ук флорбол белән актив шөгыльләнәләр һәм 2023-2024 елгы сезон эчендә республика ярышларында да, шулай ук бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларда да лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Магнитогорск шәһәрендә үткән «Уралның корыч тубы» флорбол буенча ачык турнирда – 2 урын; егетләр һәм кызлар арасында флорбол буенча «Язгы Кубок – 2023» республика турнирында 2013-2014 елда туганнар һәм аннан кечерәкләр арасында – 3 урын; 2012-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында флорбол буенча Башкортстан Республикасы беренчелегендә – 4 урын; Магнитогорск шәһәрендә үткән «Зәңгәр ялкын» Кубогына флорбол буенча Бөтенрусия турнирында – 4 урын.

Бүген Финарис Фидәрис улы карамагында 40ка якын бала. Яшь үзенчәлекләренә карап алар 2 төркемгә бүленгән. Җәй көннәрендә алар флорбол уйнасалар, тәүге карлар төшеп, кыш җитүен, хоккей тартмачыгында боз катыруларын зур түземсезлек белән көтеп алып, хоккей күнегүләре буенча тренировкаларын башлыйлар.

– Безнең хоккейчылары­бызның, флорболчыларыбызның башка район-шәһәр яшь­тәшләреннән бер дә калышмаулары сөендерә, үзләре турында югары дәрәҗәдә белдерәләр. Бу бит шәп! Бары зур тырышлык һәм теләк күрсәтергә генә кирәк. Һәм бу баланың да, тренерның да, әти-әниләрнең дә бердәм эшен күрсәтә. Хоккей белән шөгыльләнү балаларны физик яктан ныгыта, аларда чын сыйфатлар тәрбияләнә. Шулай ук хоккей балаларны тәртипкә һәм дисциплинага өйрәтә. Уеннар берләштерә дә, гомуми уңыш өчен борчылу хисе барлыкка килә. Җиңү барыбыз өчен дә уртак! Балалар бер-берсе белән горурланалар, йөзләре шатлыктан балкый. Бу бер гаилә, бер колектив, бер команда. Җиңелүне, әлбәттә, шулай ук бергә кичерәләр, – ди тренер.

Хоккейчылар районда боз сарае төзелсен иде дип хыяллана, чөнки 2-3 ай гына боз өстендә уйнап калу нәтиҗәләрне яхшыртырга бик үк мөмкинлек бирми. Ә бит ярышта аларга боз сараенда шөгыльләнгән командалар каршына басарга туры килә. Шулай да яшь хоккейчыларыбыздан, аларның тренерларыннан киләчәктә тагын да матур һәм нәтиҗәле уеннар, җиңүләр көтеп калабыз. 

Үз эшенә бирелгән мондый кешеләр булганда районыбызда спортның киләчәге өчен борчылмаска була.

Куркаклар хоккей уйнамый
Куркаклар хоккей уйнамый
Куркаклар хоккей уйнамый
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: