Ярышларны ачу тантанасына район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, “Хәрби туганлык” оешмасы җитәкчесе Айдар Ситдыйков, яугирнең дәү әнисе Рәфисә һәм дәү әтисе Җәүдәт Карамовлар килгән иде. Айдар Ситдыйков үз чыгышында Вадимның тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйләде, дәү әнисе һәм дәү әтисе оныкларын патриотик рухта тәрбияләүләренә басым ясады. Бу көнне Рәфисә апа белән Җәүдәт абыйга да бүләкләр тапшырылды. Көн озыны барган ярышлар бик киеренке булды.
Көрәшчеләр үз үлчәүләрендә иң көчлеләрне барладылар.
Көрәш манзарасын сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел: дүрт-биш яшьлекләрнең келәмгә чыгар алдыннан җитди кыяфәт белән күнегү ясаулары, тренерларның киңәшләрен тыңлап торулары, көрәш барышында «күперчек» ясап, көндәшеннән качарга тырышулары; өлкәнрәкләре бөтенләй зурларча: җитез адымнар, һавада «очып йөргән» аяклар, 12 секунд эчендә чиста җиңүләр...
Көрәшчеләр ял иткән арада дус малайлар чорнап ала: берсе су бирә, икенчесе кулларына массаж ясый, өченчесе өстендәге футболкасын салып «җилләткеч» ролен үти. Бу күренешләр бәйгенең бер максаты да инде – балалар арасында дуслык җепләрен ныгыту, бер-береңә ярдәмләшүгә, киңәшләшүгә өйрәтү.
Ярышларда үз үлчәүләрендә җиңү яулаган көрәшчеләргә медальләр, кубоклар һәм билгә тага торган чемпион билбаулары тапшырылды.
– Безнең районнан Денис Гыйльметдинов, Әмир Гайсин, Ильяс Хуҗин, Әмир Хәсәнов, Айгиз Хаҗиев, Ринат Сибәгатов, Илназ Сафин, Азамат Дәүләтянов, Артем Марков, Мөнир Гәрәев, Адель Гафаров, Раил Килмәтов, Артур Ситдыйков, Ильяс Солтангәрәев, Искәндәр Гәрәев һәм Солтан Хәйретдинов призлы урыннарны яулады. Егетләр тырышты. Мондый дәрәҗәдәге ярышта катнашу, әлбәттә, алар өчен зур тәҗрибә, – ди ирекле көрәш буенча тренер Рәшид Моталимов.
Әйткәндәй, тренерлар бертуган Рәшид һәм Мөршид Моталимовлар егетләрне ирекле көрәш буенча ныклы әзерли. Җиңүләр алда әле!