+7 °С
Болытлы
Иң беренчеләрдән булып старт сызыгына мәктәп укучылары басты. Алардан соң хезмәт коллективлары, спорт сөюче гаиләлә һәм ветераннар да актив катнашты. Спорт чарасында катнашучыларны район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин сәламләде һәм уңышлар теләде. Ул районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартлар да тудырылуын һәм спортчыларыбызның төрле спорт ярышларында югары урыннарын яулауларын билгеләп узды. Кросста катнашучылар сәламәтлекләрен ныгытып, бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке кәеф һәм оптимизм алды.