– Республикада, шул исәптән авылларда да, яхшы яшәеш мөһим. Шуңа күрә без планлы рәвештә спорт объектлары, мәдәният йортлары төзибез, җәмәгать урыннарын төзекләндерәбез. Республика халкы лаеклы хезмәт итә, тулы көчтә яши, гаилә кора, балалар үстерә алсын өчен инфраструктура булдырабыз. Минем хыялым – һәр эре авыл торак пунктында үз спорт сарайлары булдыру, кайда тормыш кайнап торачак, балалар спорт белән шөгыльләнәчәк һәм спорт нәтиҗәләре булачак. Шуңа күрә без бер үк вакытта республикада спорт объектлары – бассейннар, боз сарайлары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзибез. Алга таба да шул юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез. Балаларның бәхетле күзләре – бу эш өчен иң зур бүләк.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстан Республикасында физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыять формалаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим роль уйный. Спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аерым игътибар бирелә, бу исә төбәкнең барлык халкы өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга ярдәм итә.
Спорт объектларын модернизацияләү һәм яңаларын төзү актив бара. Спорт корылмалары саны буенча Башкортостан Республикасы Мәскәү шәһәреннән һәм Мәскәү өлкәсеннән кала 3 нче урында тора (Мәскәүдә – 27826 объект, Башкортстан Республикасында – 13363 объект).
Безнең Борай авылында үткән елны яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы кысаларында төзелде. Аның мәйданы - 4,3 мең квадрат метр тәшкил итә.
ФОКта көрәш, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнү өчен универсаль спорт залы, тренерлар өчен бүлмәләр, массаж кабинеты, сауна һәм душ бүлмәләре белән хамам, конференц-зал урнашкан. Монда ук шахмат уйнау өчен бүлмә дә бар.
Тренажер залында балалардан тыш өлкән буын кешеләре дә шөгыльләнә ала. ФОК янында спортның уен төрләре буенча күнегүләр һәм тренажерлар өчен ике ачык физкультура мәйданчыгы төзелгән. Бу безнең балаларыбызның һәм район спортчыларының яраткан спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыра.
-Безнең район җирендә мондый функциональ объект булуына бик шатбыз. Төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы спортны үстерү өчен барысын да эшли. Безгә дә бәхет елмайды. Бүгенге көндә бу яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексының яшь спорт талантлары өчен ишекләре ачык. Биредә булачак чемпионнар һәм профессионаллар гына түгел, спорт сөючеләр дә шөгыльләнер дип ышанам. Безнең эшнең төп моти – сәламәт рух, сәламәт яшәү рәвеше. Мин тцбщк Башлыгына һәм аның дус командасына спортка шундый якын килүләре, бөтен республика буенча программаларны комплекслы гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Төзүчеләргә дә зур рәхмәт. Бу күп функцияле объект, анда спортның күп төрләре буенча ярышлар уздырырга мөмкин.
Рөстәм Муллагалиев, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.