Спорт
6 август 2024, 10:00

Өстәл теннисы буенча турнир узды

Бүген, 6 август көнне, яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексында Русиядә Гаилә елына арналып, Физкультурачылар көне уңаеннан төрле яшьтәге, төрле зат категорияләре буенча өстәл теннисы буенча турнир узды.

Өстәл теннисы буенча турнир уздыӨстәл теннисы буенча турнир узды
Өстәл теннисы буенча турнир узды

Бу спорт төрен яратучыларның һәммәсе дә әлеге турнирда үзен сынап карады. Ярыш нәтиҗәләре буенча гүзәл затлар арасында:

беренче урынны - Алина Гайсина,

икенче урынны - Рәсимә Таһирова,

өченче урынны Эмилия Фәттахова яулады.

Ир-егетләр арасында:

беренчене -  Урал Җиһангиров,

икенчене - Ильяс Әхмәтшин,

өченчене Артем Габбасов алды.

Җиңүчеләргә Башкортстан Республикасы Борай районы муниципаль районы хакимиятенең физик культура ,спорт һәм опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру бүлегенең Почет грамотасы, бүләкләре һәм “Мастер” кибетенең сертификаты тапшырылды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас