Спорт
14 февраль 2024, 08:00

Районыбызда чаңгы ярышлары узды

Унынчы февральдә районыбызда “Сабантуй” мәйданы территориясендә “Русия чаңгы юлы – 2024” традицион акциясе узды. Бөтенрусия массакүләм чаңгы ярышы тарихта инде 42нче тапкыр уза. Салкын һава торышына карамастан, балалар бакчасына йөрүче балалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр, сәламәт яшәү рәвеше яклы кешеләр районның чаңгы юлында җыелдылар. Әлеге ярышларның максаты чаңгы узышларын һәм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Районыбызда чаңгы ярышлары уздыРайоныбызда чаңгы ярышлары узды
Районыбызда чаңгы ярышлары узды

Ярышка җыелучыларны район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин һәм физик культура һәм спорт бүлеге начальнигы Салават Муллагалиев сәламләделәр һәм спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысына да изге теләкләрен җиткерделәр.

– Чаңгы спорты – ул иң беренче чиратта сәламәтлек, – дип билгеләп үтте Гемир Хаҗетдин улы. – Сез чаңгыда йөгерүдән шатлык һәм энергия алу өчен монда җыелдыгыз. Чөнки сәламәт тәндә – сәламәт акыл, дип юкка гына әйтмиләр. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә авырулар куркыныч түгел, алар көчле һәм нык. Чаңгы юлында уңышлар һәм яхшы ял телим!

Ярышлар дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч үтте. Катнашучылар бер-бер артлы старт алдылар, чаңгы юлы буйлап алга ыргылдылар. Чаңгычыларның чираттагы партиясе стартка әзерләнгәндә, алдан йөгергән спортчылар инде финишка килеп җиттеләр, аларны финишта каршы алдылар һәм җиңүчеләрнең исемнәрен атый бардылар.

Төрле категориядә чаңгыда узышкан спортчыларның финишка иң беренче булып килгәннәрен Гемир Нуртдинов һәм Илдус Мостафин котлап медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә, күпләр әлеге бәйрәмгә җиңү эзләп түгел, яхшы кәеф алырга, сәламәт булырга, рәхәтләнеп аралашырга дип килгән иде.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас