Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль , 16:52

Кармак алдым - суга салдым

Актив ял һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районның иң яхшы балыкчы-хатын-кызларын ачыклау, бүләкләү һәм һәвәскәр балык тотуны популярлаштыру максатыннан бүген, 9 февральдә, Мулла авылы янындагы буада хатын-кызлар арасында кышкы балык тоту буенча ачык ярышлар үтте.

Моннан тыш, кыр кухнясы оештырылды. Яңа гына тотылган балыктан уха пешерделәр уңган балыкчылар. 


Чараны районның хатын-кызлар советы,  “Сәхибҗамал" татар хатын-кызлар оешмасының Борай бүлекчәсе, Мулла авылы китапханәсе  оештырды. Иганәче булып “Пчелка” магазины чыкты.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: