Спорт
30 ноябрь 2022, 07:10

Тиздән шугалак әзер була

Тышта һава торышы көннән-көн салкыная бара. Димәк, тиздән тимераякта шуу сезоны башлана. Боз шугалаклары төзекләндерелә башланды да инде.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Данил Салихов, Владимир Некрасов, Айдар Мостафин, Артур Галиәкбәров, Илмир Тимергалиев, Радик Хәмидуллин  "Океан» йөзү бассейны янындагы боз шугалагын туңдыра башлаганнар. Шугалакка көнгә 4-5 тапкыр су сибәләр. Боз өслеге көзгедәй тип-тигез. Тиздән барлык теләүчеләр тимераякта шуа алачак.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас