Барлык яңалыклар
Спорт
26 сентябрь 2022, 14:33

Җитез ярыммарафончы

Без еш кына язмышка, авыр хәлләргә зарланабыз. Ә бит безнең тормыш күбесенчә үзебезгә бәйле. Моның иң яхшы дәлиле – олы яшькә кадәр көч һәм рухи күтәренкелекне саклап кала алган кешеләр.

Лира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Һәм чыннан да, моның дәлиле булып йөгерешче, чаңгычы һәм ярыммарафончы Иван Каликаев. Шунысы игътибарга лаек,  аңа 61 яшь. Кышын чаңгыдан төшмәсә, җәен йөгерүдән туктамый ул.

Иван Гайнитдин улы Мишкә районы Октябрь авылында 1961 елның Бөек Җинү көнендә күп балалы гади гаиләдә дөньяга  килгән. Башлангыч мәктәпне туган авылында, ә урта мәктәпне Чурайда тәмамлый. Көзге яңгырлар, кышкы бураннар, язгы баткаклар куркытмый аны, көн дә җәяү йөреп укый. Бөре шәһәрендә СПТУда укып, тракторчы һөнәрен алган. Яшь чактан ук әтисенә авыл хуҗалыгында булышып үсә ул. Трактор йөртергә дә, аларны көйләргә дә әтисеннән өйрәнә.

Германиянең Ваймер шәһәрендә танк гаскәрләрендә армиядә хезмәт итә Иван абый. Армия сафларыннан кайткач, туган авыл хуҗалыгында эшли башлый. Нефтекама шәһәренә күчеп, токарь булып хезмәт юлын дәвам итә. Бертуган сеңлесенең туенда булачак тормыш иптәше, Борай кызы Рәсидә белән танышып, матур дөнья корып җибәрәләр. Рәсидә апа Бөре дәүләт педагогия университетында биология һәм химия укытучысы һөнәренә укып чыккач, юнәлеш белән Борай районы Мостафа авылы мәктәбенә  укытырга җибәрелә. Шулай итеп, яшь  Каликаевлар гаиләсе Әҗәк елгасы буендагы авылга кайтып төпләнәләр. Бер-бер артлы өч кызлары туа. Бүгенге көндә алар  тормыш иптәшләре белән Мәскәү өлкәсендә яшиләр. Иван абый белән Рәсидә апа нәни  өч оныгы өчен куанып-шатланып бетәлмиләр. Егерме ике ел элек Рәсидә апаның әнисе авыр чирләгәч, алар Борай авылына күчәләр.

Иван абый беренче тапкыр ярышта катнашкандагы дулкынланган чагын әле дә онытмый.

– Миңа илле яшь тулган булса да, башта кызыксынып йөгереп карадым. Аннары инде сәламәтлек яхшыра башлагач, ныклап шөгыльләнә башладым. Хәзер тормышымны йөгерүсез, чаңгысыз күз алдыма да китерә алмыйм, – дип сөйли ул.

Сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү, зона ярышларында җиңү генә түгел, хәтта Бөтенрусия призеры булу өчен дә ярдәм итә. Еш кына ул үзенең ветеран яшьтәшләреннән генә түгел, яшьләрдән дә  алда бара. Күрше Мишкә, Яңавыл, Бөре, Калтасы һәм башка районнарда  үткән бер ярышны да калдырмый ул.

Иван абый йөгергән иң озын дистанция – 21 чакрым, ә чаңгыда – 20 чакрым. “Милләт кроссы”нда 2012 елдан башлап бер тапкыр да калдырмыйча катнашып, призерлар пьедесталынан төшми. Ул катнашмаган ярышлар юктыр ул.

Ярышларда катнашканы өчен күп кенә грамоталар, кыйммәтле бүләкләр ала, районда иң яхшы йөгерешче булып таныла. Физик культураны һәм спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм районда актив җәмәгать эше өчен Борай районы хакимияте башлыгының  Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.

Ә бу көннәрендә, һәрвакыттагыча, Иван Каликаевны “Сабантуй” мәйданында, район үзәк дәваханәсе  паркында, тирә-як урман сукмакларында йөгергәнен очратырга була. Берүзе генә түгел, аның тормыш иптәше Рәсидә апа да аның белән җәй көнендә  йөгерергә, кышларын чаңгыда шуарга чыга. Гаиләдә бердәмлек, шундый ярдәмче булганда, җиңүләре, мөгаен, рәхәттер.

Спорт белән актив шөгыльләнүче, стадионнарда йөгерүче, чаңгыда шуучы кешеләр булганда, безнең буын юкка чыкмас. Яшьләр өчен генә түгел, барлык кешеләргә  дә Иван Каликаев үрнәк булып тора.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: