Барлык яңалыклар
Спорт
10 август 2022, 13:56

Ул үз эшенең фанаты

Соңгы елларда мәктәптә физкультура дәресләренә игътибар арта, әлеге фәнгә таләпләр дә катгыйлана. Шуңа күрә физик культура укытучыларына ихтыяҗ зур. Беренче чиратта, әлбәттә, әзерлекле, тиешле стандартларга таянып, үз методикасын булдырган, укучылар иминлеген алгы планга куйган яхшы белгечләргә. Шулай ук һөнәрен чын күңелдән яратучы укытучы балаларда да үз фәненә мәхәббәт тәрбияли. 30 еллык педагог стажлы, «Мәгариф отличнигы» исеменә лаек булган, физкультура укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе һәм шул ук вакытта Борайның 1нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Ришат Әхмәтҗанов үзенең дәресләрен тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак итәргә тырыша.

Ул үз эшенең фанаты
Ул үз эшенең фанаты

Ришат Әхмәтҗанов Кушманак авылында күп балалы гаиләдә дүртенче, төпчек бала булып дөньяга аваз салган. Яшь чактан ук спортка тартыла ул, бигрәк тә волейбол белән мавыккан. Чөнки үрнәк алучы кешеләр дә булган, Ришат абыйның әтисе дә, абыйсы да волейбол спортын үз иткәннәр. Мәктәпне тәмамлагач, ул Уфаның урман-техник техникумына укырга керә. Аннары һөнәри белем алгач, егетне хәрби хезмәткә алалар. Армиядән соң егет эш эзли башлый.

– Мин хезмәт юлымны 1991 елда колхозда  газ операторы булып башладым. Соңрак 1992 елда, колхозда эшләвемә бер ел да булмыйча, мине Кушманак мәктәбенә физкультура укытучы вазифасына эшкә чакырдылар. Ул вакытта әле мин күңелемә охшаган эш урынымны таба алмаган идем, шуңа ризалаштым. Һәм бу гамәлемә бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Аннары инде 1993 елда Уфа шәһәренең педагогия институтының физкультура факультетына укырга кердем һәм биш ел  читтән торып укып чыктым. 30 еллык педагог стажымның 19 елын мин Кушманак мәктәбендә хезмәт иттем. Мәктәп ябылгач инде Борайның  1нче урта мәктәбендә эшли башладым, – ди укытучы.

Спорт тормышы белән кайнап яшәгән һәм спортка мәхәббәтне физкультура дәресләрендә  уята алган Ришат Рифкат улы укучылары белән нинди генә ярышларда катнашмаган һәм нинди генә уңышларга ирешмәгән. 2012 елда үзенең укучыларын ныклап күнектерә башлый һәм 2014 елда инде беренче зур нәтиҗә күрсәтәләр, катнашып кына калмыйча, борайлылар җиңү яулыйлар: кызлар волейбол командасы Стерлетамак шәһәрендә республикабыз буенча өченче урынга лаек була. Аннары да җиңеүләр бетми: 2015 елда шул ук кызлар командасы белән алар республика буенча инде икенче урынга ирешәләр. 2018 елда волейбол буенча зона уеннарында беренче урынны яулыйлар. Шул ярышларның финалында кызлар Кушнаренда республика буенча пьедесталда өченче булалар. 2021 елда районыбызның малайлар волейбол командасы, кече яшь категориядә Башкортстан буенча дүртенче урынны яулый. Быел тренер Владислав Котлыяровның алты тәрбияләнүчеләре һәм Ришат абыйның алты укучылары бердәмлегендә районыбызда үткән волейбол чемпионатында алдыңгы булып, Башкортстан Чемпионнары исеменә инде малайлар волейбол командасы лаек була.

Шулай ук Владислав Котлыяров белән бергә Ришат абый Борайның җиңел атлетлары белән 2014 елны беренче тапкыр Туймазы шәһәрендә Башкортстан чемпионнары исеменә лаек булалар һәм 2015 елда да республика башкаласында үткән ярышларда мәктәп укучылары Спартакиадасы линиясе буенча җиңел атлетикада алдынгылыкны беркемгә дә бирмичә, ике ел рәттән чемпион булып калалар. 2017 елда җиңел атлетика буенча пьедесталда алар өченче булалар һәм 2018 елны җиңүчеләр сафында булып, икенче урынны яулыйлар.

Эшен җиренә җиткереп башкаручы укытучы укучылары белән төрле олимпиадаларда да катнаша. Физик культура буенча Гагарин Кубогына олимпиадасында катнашып алар республика буенча призер булалар.

Шул тәҗрибәләрдән Ришат Рифкат улының бер матур традициясе туа – ярышлардан соң ул балаларга тәмле туңдырма алып бирә.

Аның тормыш иптәше – Әлфия Хәйретдин кызы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм шулай ук математика укытучысы. 30 ел бер туфрактан атлап, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да әтиләре кебек спортка тартыла. Кызлары – җиңел атлетика буенча Башкортстан чемпионы исеменә үз вакытында лаек була, уллары – җиңел атлетика буенча ике тапкыр республика чемпионы. Бүгенге көндә аларның хезмәт юллары спорт белән бәйлә булмаса да, алар үзләрен һич тә сынатмый, физик культураны онытмыйча, спорт белән янәшә атлыйлар. Ришат абый оныкларына да кечкенә чакларыннан ук спортка мәхәббәт уята, аларның сәламәтлекләрен ныгыта һәм ихтыяр көчләрен күтәрә.

Әйе, укытучы өчен шимбә дә, якшәмбе дә булмый, алар гел эш эчендә кайныйлар. Шуңа да карамастан эшен җиренә җиткереп башкаручы Ришат абый үз тормышын спорт һәм мәктәп белән бәйләүгә бер тапкыр да үкенми, үз эшенең фанаты. Яңгырмы, буранмы, Кушманак авылыннан тормыш иптәше белән алар яраткан фәннәрен укытырга,  күтәренке кәеф белән машиналарына утырып көн саен мәктәпкә баралар.

Безнең районда көчле һәм талантлы спортсменнар бик күп. Шуңа күрә барлык спорт төрләрен бер тигез алып барып, алдынгылыкны беркемгә дә бирмичә, районыбызның  данын күтәреп, Ришат Рифкат улы кебек физкультура укытучылары булгач алга гына омтылырбыз.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: