Тик Булатның тормыш юлы сикәлтәле һәм күп сынаулыга әйләнә. Ата-анасын бала хокукыннан, назыннан мәхрүм итеп, аның өч бертуган апайларын чит гаиләгә урнаштыралар. Булатның спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүен күреп, тренерлар һәм мәктәпнең социаль педагогы белән фельдшеры приютка җибәрмәс өчен аңа Уфадагы Олимпия резервы мәктәбенә укырга керергә тәкъдим итәләр.
– Шушы чорда минем бөтен өметләрем челпәрәмә килде. Туганнарым чит гаиләдә, алар белән аралаша алмавым миңа стресс булды. Мин үз-үземә бикләндем. Нишләргә, кайда барырга, кем белән аралашырга дигән сораулар мине көн-төн борчыды. Йөрәгем ялгызлыктан өзгәләнде. Ана назы җитмәде. Шушы вакытта сыйныф җитәкчем миңа зур терәк булды. Ул минем әнием дә, сердәшчем дә, киңәшчем дә булды. Аның ярдәме белән укуда да өлгәшә башладым. Укытучымның көн дә дәрестән соң минем янга килеп хәл-әхвәл сорашулары, киңәшләре миңа тормышта үз урынымны табарга ярдәм итте. Бүгенге көндә ирешкән уңышларымда аның хезмәте бәһасыз, – ди Булат.
Дөрес, бу тормыш сынаулардан торадыр, тормыш беркемгә дә җиңел генә бирелми. Язмыш кешене бик күп сыный. Һәркемнең үз ихтыяры – кемдер язмышына буйсынып яши, кемдер аны үзгәртергә тырыша. Язмышка буйсыну –димәк, читтән күп факторларга бәйле булып, тормыш агымына иярү. Язмышың белән үзең идарә итү – үз эшеңне, үз юлыңны табып, үз теләгеңә ирешү дигән сүз. Булат тормышта үз юлын табып, теләгенә ирешкән егетләрнең берсе. Тик шунысы кызганыч, Дилә, Рамазан һәм Шамил туганнарын күрә алмавы, алар белән элемтәгә керә алмавы аны нык борчый.
–Туганнарымны нык сагынам, күрәсем килә, хәбәрләшәсем килә,–ди ул күзләреннән чыккан яшь бөртекләрен сөртеп. Бәлки, апайлары үсеп-буй җиткәч, Булат белән бергә булырлар әле, дигән теләктә калабыз.