Хоккей – минем стихиям, шуңа эшкә чакыру белән биш куллап риза булдым. Педагогик юлымда бик күп авырлыклар очраса да, баш ими, бөтен булган тәҗрибәмне кулланып, ата-аналар һәм балалар белән уртак тел табып, аңлашып эшлим, – ди тренер Руслан Дәүләтьяров.
Әлеге вакытта Руслан Ранис улы БДПУда читтән торып тренерлык һөнәренә укый. Киләчәктә балаларны хоккейның асылына төшендереп, яңадан-яңа уңышларга ирештерергә ниятли ул.
–Без ел әйләнәсендә шөгыльләнәбез. Республиканың төрле районнарына һәм шәһәрләренә ярышларга йөрибез. Әлбәттә, юл арыта. Әмма спортчыларның тормышы шунсыз булмый. Хоккейны чыдам, булдыклы спортчылар гына сайлый. Әлеге хоккей буенча укучылар командасы нәкъ әнә шундый егетләрдән тора да инде, – дип сүзен тәмамлады Руслан.