Барлык яңалыклар
Спорт
11 гыйнвар 2022, 16:15

Туризм буенча ярышлар узды

Бүген, 11 гыйнвар көнне, гимназиянең спорт залында туризм буенча район ярышлары узды. Туристларны гимназия директоры Алик Усаев сәламләп, туризм турында кыскача мәгълүмат бирде.

Туризм буенча ярышлар узды
Туризм буенча ярышлар узды

Районда иң беренче туризм белән шөгыльләнә башлаган тренерларны исемләп китте. Бәйгедә Борай беренче санлы урта мәктәбе, гимназия һәм өченче санлы мәктәп командалары катнашты. Туристлар биш төрле каршылык полосаларын үтеп, командаларына балл җыйдылар. Ярышлар тәмамланып, нәтиҗә ясалгач, беренче урынны гимназия туристлары яулады. Икенчегә–өченче мәктәп, өченчегә–беренче мәктәп командалары чыкты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: