Спорт
2 Января 2022, 06:40

Дуслык кубогы турниры

Бүген, 2 гыйнвар көнне, балалар-үсмерләр мәктәбендә футбол буенча "Дуслык кубогы" турниры булды. Спорт чарасын район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахунов ачып, Яңа ел белән котлады, футболчыларга районда иң беренче тапкыр оешкан команда турында аларның ничек, нинди шартларда күнегүләр үтүләрен сөйләп китте һәм бүгенге ярышта иң көчле команда җиңүен теләде.

Дуслык кубогы турнирыДуслык кубогы турниры
Дуслык кубогы турниры

Турнирда барлыгы җиде команда катнашты. Ярышлар бик киеренке башланды. Иң беренче булып уен залын "Танып" һәм Яшьләр командалары алды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас