

Кышкы спорт сезонын ачу уңаеннан оештырылган ярышны район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов ачты. Ул районда спортка зур әһәмият бирелүенә басым ясады, спорт белән шөгыльләнү өчен спорт заллары барлыгын һәм яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелүен әйтеп китте. Ул спортчыларга җиңү яулауларын теләп, старт бирде.
– Элек катнашучылар да, җанатарлар да күбрәк була иде. Узып йөрүче шоферлар чаңгы ярышларын күзәтер өчен туктыйлар иде. Бирегә иң көчле спортчыларның гына җыелганын барысы да яхшы белә иде, – дип сөйләде Ваныш мәктәбе укытучысы Венер Арсланов.
Әмма, командаларның зур булмавына карамастан, ярышлар, элекке кебек, мавыктыргыч булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң җитез чаңгычылар билгеләнде.
Команда зачетында Борайның өченче санлы мәктәп командасына – өченче, беренче мәктәп командасына икенче урын бирелде, Ваныш мәктәбе беренче урынны алды.
Шәхси беренчелектә җиңүчеләр дә ачыкланды. Егетләр арасында иң яхшы нәтиҗә белән Эдуард Бикузин финиш сызыгын беренче булып үтте. Гимназия һәм өченче мәктәп укучылары Руслан Хәсәнов һәм Алмаз Гәрәев икенче-өченче урыннарны яулады. Кызлар арасында гимназия укучысы Диана Раянова барыннан да көчлерәк булып чыкты. Ә икенче-өченче урыннар Ваныш мәктәбе укучыларында: Юлия Мөгаллимова һәм Илиза Низамовада. Хезмәт коллективлары арасында да чаңгы ярышлары киеренке барды. Район үзәк дәваханәсеннән һәм гимназиядән Лилия Фаязова белән Владислав Котлыяровлар финиш сызыгын беренче уздылар. Ветераннар командасыннан Лилия Насырова һәм район электр станциясе хезмәткәре Рафаэль Шәрәфиев икенче урынны яулады. Өченчегә – беренче һәм өченче мәктәп укытучылары Луиза Биктиева, Әлфия Әхмәтҗанова һәм электр челтәре хезмәткәре Ленар Гыймалтдинов ия булды. Тугыз команда арасында беренче урынны ветераннар яулады. Җиңүчеләр спорт комитетның Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләрен алды.