Спорт
21 декабрь 2021, 06:55

Борай волеболчылары беренчелекне яулады

Яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән районда бик күп спорт чаралары оештырыла. Аның чираттагысы күптән түгел физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм өченче мәктәпнең спорт залында волейбол буенча зона ярышы булды.

Борай волеболчылары беренчелекне яуладыБорай волеболчылары беренчелекне яулады
Борай волеболчылары беренчелекне яулады

Борай, Балтач, Тәтешле, Калтасы, Аскын һәм Караидел яшүсмерләр командалары арасында узган ярыш бик кызу барды. Бу ярышта гомум нәтиҗәләр буенча Борай егетләре командасы җиңү яулады. Борайларлыдан азга гына калышып, икенче урынны тәтешлелеләр алды. Өченче урын күрше Балтач районы командасы өлешенә төште. Җиңүче командалар спорт мәктәбенең Мактау грамотасына лаек булды.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас