

Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу – хәзерге заманда иң кирәкле сыйфатлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты – зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту.
Бәйрәм чарасы “Танып” стадионында узды. Район мәктәпләреннән килгән физик культура укытучыларын, спорт мәктәбе тренерларын, хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев килде.
– Спорт тормышыбызда зур урын алып тора, шуңа да аның төрләре буенча ярышлар әледән-әле үткәрелә. Халкыбыз райондагы спорт объектларына яратып йөри, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Дәүләт программалары ярдәмендә авылларда спорт мәйданчыклары сафка басуы да матур күренеш. Укучыларыбызның спорт яратуларын төрле ярышлардан зур җиңүләр белән кайтулары раслый. Уңышларыбыз тренерлар, физкультура укытучыларының тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе, моның өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, – диде район хакимияте башлыгы. Артабан район тренерлары Илдар Рафыйков, Рәсимә Таһирова, Ралит Гәрәев, Владислав Котлыяровларга республикада физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен, шулай ук физкультурачылар көнен бәйрәм итү уңаеннан БР Спорт министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук бертөркем спорт сөючеләргә район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бирелде.
– Форсаттан файдаланып, Сармаш авылында булган күңелсез вакыйга турында сезгә сөйләп китәсем килә. Шулай итеп, 25 июль көнне, эссе һава торышы булу сәбәпле, Сармаш авылы янындагы басуда янгын чыга һәм ул тиз арада авылга да барып җитә. Шушы вакытта янәшәдәге Мишкә районы басуында эшләп йөргән механизаторлар бу күренешне күреп, битараф калмыйлар. Авыл халкының һәм күрше район егетләрнең тапкырлыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә Сармаш авылына ут керүгә юл куелмый. Мишкә районы егетләренә авыл халкы бик рәхмәтле. Сармаш авылын бәла-казадан алып калган бу егетләргә район хакимиятенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырыр идем,– дип Рушан Кадим улы сәхнә түренә мишкәлеләрне чакырды.
–Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Менә берничә ел инде бер-беребезне аңлап, районыбыз данын республика күләмендә таныту юнәлешендә зур эш алып барабыз. Спортның кайбер төрләре буенча уңышларыбыз да бар. Тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт. Алдагы елларда да бергәләп, сайлаган һөнәребез буенча уңышларга ирешеп эшләрбез, дип ышанам, – диде физик культура, спорт һәм опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру бүлеге начальнигы Салават Муллагалиев.