

– Көнбагыш үстерүнең бернинди авырлыгы юк, иң зур проблема – җыеп алу. Бу культурага башта гына игътибар кирәк. Чәчәбез һәм рәт араларын эшкәртеп чыгабыз. Артабан инде чәчәк атып, җитешүен генә көтәсе кала. Әлегә көннәр кояшлы, шуңа күрә өч-дүрт көн эчендә көнбагыш суктыруны тәмамларга планлаштырабыз. Бүгенге көндә кырда ике комбайн эшли. Комбайнчылар Рәфил Хәмәтов, Әлфир Гәрәев (фотода) һәр көнне нәтиҗәле файдалана. Өлгер водительләр Фидат Гайнанов, Дамир Нафыйков ындыр табагына ташый. Кыр батырлары кояшлы көннең бер генә минутын әрәм итмиләр – фидакарь хезмәттә, – ди хуҗалык агрономы Артур Саяпов.
Суктыру артык озакка сузылса, көнбагышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы зур икән. Димәк, салган хезмәтеңнең бер өлеше юкка чыга, дигән сүз. Шуңа күрә басу эшчеләре һәр минутның кадерен белеп эшлиләр.