Авыл хуҗалыгы
21 Октября , 06:55

Алмалар алланганда...

Ел саен 21нче октябрьдә иң тәмле һәм файдалы бәйрәмнәрнең берсе – Бөтендөнья алма көне билгеләп үтелә

Добавить в предпочтительные источники Google
Алмалар алланганда...Алмалар алланганда...
Алмалар алланганда...

Шушы форсаттан файдаланып халык телендә “Алмагач” питомнигы, инде хәзер “Борай җиләк-җимеш бакчасы” дип йөртелгән Мөгаллимовлар хуҗалыгына юл алдык. “Алма агачыннан ерак төшми” дигән әйтем үз питомникларын булдырып, берничә дистә ел инде алма үстерүче Мөгаллимовларга тап килә.
Моннан берничә дистә ел элек алмагачлар үрчетү нияте белән ташландык җирне чүп-чардан чистартып, үз эшләрен башлап җибәргән Галия һәм Әлфис Мөгаллимовларның кәсепләрен инде уллары Рөс-тәм киленнәре Лилия белән дәвам итә. Биредә бакчачылык юнәлеше буенча 50 гектар мәйданда төрле сортлы алма үстерелә.
Тынгысыз хуҗалар үз көч-ләренә генә таянсалар да, район хакимияте игътибарыннан да читтә калмый, район җитәкчелеге эшлим дип торган эшкуарларга финанс ярдәме күрсәтеп, Мөгаллимовлар грантка ия булган. Нигез салучыларның һәм барлык хезмәткәрләрнең армый-талмый эшләүләре нәтиҗәсендә крестьян-фермер хуҗалыгы районлаштырылган җиләк-җимеш культураларының, декоратив агач-куакларның, аларның үсен-теләренең сортларын үстерү буенча тотрыклы эшләп килә. “Мөгаллимов” крестьян-фермер хуҗалыгы территориясендә җиләк-җимеш, чәчәкләр, куак-лар һәм, әлбәттә, көзгә кадәр, хәтта кар яуганчы үсеп, үзенең яшел сусыл алмалары белән куандыручы алмагачларның нинди генә сорты юк. Бүгенге көндә алар агач һәм куак үсентеләре белән генә сату итми, җиләк-җимеш үстереп, район халкын бакча нигъмәтләре белән дә сыйлый.
Ел әйләнәсенә биредә эш кайный. Җәй башында җир һәм кура җиләкләре, төрле төстәге, яңа сортлы кара карлыган һәм крыжовник белән сату итсәләр, әлеге вакытта җимеш бакчасында – алма сезоны. Рәт-рәт итеп утыртылган алмагачлар плантациясендә нинди генә сортлары юк. Аларның һәммәсе дә хуш исләрен бөркеп, алсу, кызыл, яшел төсләре белән үзләренә тартып тора. Ә тәмнәре телеңне йотарлык. Берсеннән-берсе баллы, тәмле.
– Безнең хуҗалыкта эшнең туктап торганы юк. Чөнки кыш көне дә һәр агач үсентесен тикшереп торырга кирәк. Март аенда җимеш агачларына кышкы прививкалар ясыйбыз. Бу эш исә биш мең төп үсентегә эшләнә. Прививка ясау белән бергә чәчәк үсентеләрен аерып утырту эшләрен дә башкарабыз. Апрельдә инде җимеш агачларын корткычлардан һәм чирләрдән эшкәртәбез. Менә шулай агач сезоны башланып китә. Үсентеләр белән шөгыльләнгәч, җир алмаш ысулын куллануда зур роль уйный. Чөнки бертөрле культура бер җирдә биш елдан артык утырды исә, аның уңышы да, сыйфаты да түбәнәя. Шулай булмасын өчен без җирне ял иттерәбез. Ә инде ял иткән җиргә алма һәм груша орлыкларын чәчеп үстерәбез. Шулай ук махсус теплицада яшел үсентеләрне тамырландыру ысулын да кулланабыз. Бу ысул белән үсентеләр тиз тамыр ала. Җәйге чорда инде үсентеләрне үрчетү эше башлана. Дөрес тәрбияләп торганда, үсемлекләр яхшы итеп үсеп китәчәк. Ябык тамырлы үсентеләрнең үсеп китү мөмкинлеге 100 процент тәшкил итә. Шуңа күрә үсентеләрне махсус савытларга утыртып сатуга чыгарабыз. Агымдагы елда җиләктән табыш мул булды. Аллага шөкер, дибез. Җәй башында чүп үләннәре белән көрәшү бик авыр булса да, тырыштык. Кызларыбыз Карина һәм Зарина – хуҗалык эшләрен алып баруда олы ярдәмчеләребез. Җәйге каникул чорын алар да безнең белән җиләк бакчасында үткәрәләр. Чүп утау, бигрәк тә кып-кызыл булып “мине өзеп ал” дип торган җиләкләрне җыярга яраталар. Җиләкне Борай халкы яратып ашады. Артып калганын Уфа, Нефтекама шәһәрләренә барып базарда сату иттек. Бөре шәһәре дә безнең җиләк белән сыйланды. Райондашларыбыз тарафыннан да эшебез өчен мактау сүзләре генә ишетеп торабыз. Алмага килгәндә инде ул безнең бакчабызның күпчелек мәйданын били. Без үзебез дә алма яратабыз, өстәлдә һәрчак алмадан пешерелгән пирог, компот, кайнатма. Быел җиләк-җимешләрдән иң мул уңыш биргәне – алмадыр, мөгаен. Алмагач ботаклары сыгылып торды бит, – ди Лилия.
Халык тәмле ашау белән генә чикләнми, ә яшәгән җирләрен декоратив агачлар, куаклар утыртып матурлауда да күп көч сала. Мондый агач үсентеләрен, әлбәттә, биредән алырга мөмкин. Мөгаллимовлар гаиләсе можжевельник, спирия һәм туя кебек агачларның үсентеләрен теплицада үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Шулай ук гортензия үсентеләре дә биредә күпләп үстерелә.
Барлыгы 50 гектар мәйданны биләгән участокта 60 сортка якын алма, 5-6 сорт груша; слива; чия; кызыл, кара миләш; шомырт; балан агачлары; сары, кызыл, кара кура җиләге; ак, кара, кызыл карагат; бөрлегән; зелпе; барбарис; дүләнә (аю камыры); гөлҗимеш куаклары; декоратив агач һәм куаклар; 5-6 төрле җир җиләге, виктория һ.б. үсә. Агач үстерү җиңел хезмәт түгел. Бер үсентене үстерү өчен көннәр, айлар гына түгел, еллар кирәк. Бүген агач утырттым да, табыш алдым дип өметләнергә кирәкми, моның өчен дистә еллар кирәк булырга мөмкин. Бу көннәрдә питомникта көзге үсентеләрне утырту белән мәшгульләр. Үрчетү өчен, махсус үстерелә торган агач-куаклардан чыбыкчалар алынып, теплицага утыртыла.
Лилия шулай ук төрле чәчәкләр үстерергә ярата. Бигрәк тә лаләләргә өстенлек бирә. Теплица хуҗалыгы эшчәнлеге һәм продукцияне сату өчен җаваплылык аның иңендә.
Әйе, “Мөгаллимов” крестьян-фермер хуҗалыгында җаның ни тели, шундый агач, куак яки яшелчә һәм чәчәк үсентеләре сатып ала аласың. Ә җәйге чорда үзең кереп җиләк җыю мөмкинлеге дә бар. Тырыш, уңган Мөгаллимовлар бу эшне яратып башкаралар.
– Продукция үстерүдән тыш, бакчачыларга киңәшләребез белән булышабыз, үсентеләрне дөрес карау, үстерү алымнарын күрсәтәбез. Безгә эш тәҗрибәсе һәм киңәшләр артыннан күрше-тирә районнардан гына түгел, республиканың ерак районнарыннан да, хәтта Русиянең башка төбәкләреннән дә бакчачылар һәм фермерлар килә, – ди хуҗалык башлыгы Рөстәм Әлфис улы.
Бүгенге көндә бакчачылар агачларны көзге, кышкы сезонга әзерли. Мөгаллимовлар да кайсын кисә, кайсын агарту белән мәшгуль. Уңган хуҗалар заман белән атлап, төрле ысуллар кулланып яшел үсентеләр үрчетү белән актив шөгыльләнәләр. Теплицалар тулы төрле куак, агач яңа сулыш ала. Киләчәктә бу үсентеләр сатуга чыгарылачак һәм районыбызның гына түгел, республиканың күп бакчаларында урын табарлар, хуҗабикәләргә мул уңыш бирер, дип ышанабыз.

Автор:Гульназ Хузина