Авыл хуҗалыгы
7 Октября , 07:10

«Тигезлектә гомер итү хезмәтемә ямь бирә»

– Хуҗалыкта бүгенге көндә 80 гектар мәйданда туңга сөрү эше башкарылган. 50 гектарда кышкы бодай һәм арыш чәчелгән. Әлеге вакытта малларны абзарларга кайтару эше белән мәшгульбез. 100 баш мал асрала, шуның 40ы савым сыерлары. Кышка әзерлек эшләре тиешенчә башкарылды. Без кышкы чорга әзербез. Эльза Суфиярова аппарат белән сыер саву операторы булып озак еллар эшли. Әлегә сөт акрынлап кими, сыерларның күбесе ташлата. Малчылык тармагына килгәндә терлекче Фәнзәви Әхмәтҗановның хезмәтен дә телгә алмый китү мөмкин түгел. Чөнки ул биредә дистә еллар буена шушы авыр хезмәттә эшли. Аларның эшсөярлеге, намуслы хезмәтләре ярдәмендә хуҗалык эшләре бара да инде, – ди «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәиф Галләмов.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Тигезлектә гомер итү хезмәтемә ямь бирә»«Тигезлектә гомер итү хезмәтемә ямь бирә»
«Тигезлектә гомер итү хезмәтемә ямь бирә»

Табыннарыбыз һәрчак мул булсын, сыйфатлы һәм тәмле ризык белән тулып торсын өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эссегә һәм суыкка, карга һәм яңгырга карамыйча ел тәүлеге эштә. Аларның җиңе һәрвакыт сызганулы. Дистә еллар буе икмәк үстереп, аның бөртеген дә исраф итмәскә тырышып хезмәт куючы авыл уңганнары ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Данил Шәйхетдинов та әнә шундый уңган, булдыклы механи-заторларның берсе. Ул бар гомерен җир эшкәртүгә, иген үстерүгә, мал азыгы хәзерләү кебек изге эшкә багышлаган кеше. Бүгенге көндә ул “Кама” хуҗалыгында механизатор булып эшли.
Данил Бәгъданур улы Даутлар авылында туып-үсә. Авыл мәктәбендә укыган вакытында трактор һөнәре таныклыгын ала. Бәхет эзләп шәһәргә чыгып китми ул. Мәктәптән соң урындагы колхозда төрле эштә эшли башлый. Аннан инде яше җиткәч, армия сафына алына. Ике ел хәрби хезмәтен үтеп, туган авылына кире кайта һәм хезмәт юлын элеккеге “Мир” колхозында механизатор булып башлап җибәрә.
– Мин иң беренче эш көнемне һич онытмыйм. Трактор паркына баруымны, миңа тәгаенләнгән “Алтай” тракторына утырып җир сөрергә чыгуымны бүгенгедәй хәтерлим, – дип хезмәт юлы белән таныштырып узды тәҗрибәле механизатор.
Менә шушы көннән алып бүгенгә кадәр ул трактор белән идарә итә. Колхозлар тарала башлагач, Даутлар авылындагы “Зарипов”, Иске Карагыштагы “Йосыпов” крестьян-фермер хуҗалыкларында хезмәтен сала. 2010 елдан башлап “Кама” хуҗалыгында хезмәт юлын дәвам итә. Язгы кыр эшләрендә, шәхси хуҗалык малларына терлек азыгы әзерләү вакытында, урып-җыю чорында өлгерлек күрсәтә уңган механизатор.
– Ипекәй булса – бар да була. Икмәк – ил язмышы дип бабаларыбыз тикмәгә генә әйтмәгән. Гәрәбәдәй иген көшелләрендә үз хезмәтеңнең өлеше булуы – олы бәхет. Сәламәт кешегә эш – шатлык кына ул. Яныңда хезмәтеңне бәһали белгән, кеше буларак хөрмәтләгән җитәкче булу күңелне үстерә – эшкә дәрт арта, – ди Данил Бәгъданур улы.
Гаиләсе белән дә бәхетле авыл уңганы. Тормыш иптәше Марианна белән үрнәкле гомер юлы үтәләр. Хәләл җефете дә үзеннән калышмый, булдыклы, тырыш, эшсөяр ханым. Ул башта социаль хезмәткәр, аннары хат ташучы булып эшли. Марианна авыл халкына рухи азык таратучы буларак та хөрмәткә лаек кеше. Ул авылның, анда яшәүчеләрнең йомышын үтәүче дә, гәзит-журналлар белән һәр йортка шатлык ташучы да. Төп эшеннән тыш шәхси хуҗалык мәшәкатьләре дә аның иңенә төшә. Чөнки гаилә башлыгы көнозыны басуда җир эшкәртә, иген игә. Аларның ихата тулы мал-туары, кош-корты да уңган хуҗабикә өлешенә төшә. Марианна изге күңелле, ачык йөзле ханым. Ул беркайчан да тормышына зарланмый, барына шөкер итеп гомер итә.
Марианна белән Данил бер-берсен аңлап, терәк булып, күпләргә үрнәк булып гомер кичерәләр. Шушы матур гаиләдә ике малай, ике кыз үсә. Инде аларның һәркайсы олы тормыш юлына басканнар. Олысы Артур нефть колледжында укый, Артем Нефтекамада эретеп ябыштыручы булып эшли. Кызлары Уфа шәһәрен үз итәләр. Диана – фармацевт, ә Лилия – кибеттә администратор. Гомер юлдашы белән бергә матур тәрбия биреп, үз үрнәкләрендә хезмәткә өйрәтеп үстергән балалары әти-әниләрен шатландырып, матур итеп яшиләр.
Шәйхетдиновлар гаиләсе матур итеп дөнья көтә, шәхси хуҗалыкларын алып бара. Йорт-кураларын төзекләндереп, заманча итеп матурлап кына торалар.

Автор:Гульназ Хузина