Авыл хуҗалыгы
7 Октября , 07:10

Теләк булса, эш карышмый

Көз хакимлекне тулысы белән үз кулына алды: көннәр суытты, яңгырлар да китте. Бу авыл хуҗалыгы тармагына тагын бер мәшәкать өстәде – җәйләүләрдәге терлек-ләрне кичекмәстән фермаларга күчерергә кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Теләк булса, эш карышмыйТеләк булса, эш карышмый
Теләк булса, эш карышмый

Савымны киметмәү турында кайгыртканнарның фермалары күптән кышкылыкка әзер, сыерлары да җылы түбә астында. Кузбай авылында берничә ел инде фермер хуҗалыгын алып баручы Ләйсән Хәмитҗанова да үзенең хуҗалыгындагы малларны асрауга уңайлыклар тудыруны хәстәрләп өстәмә ябулы абзар төзеп ята. Биредә 70 баш мал асрала, шуның 35е – савым сыеры. Савып алынган сөт һәм сөт продукцияләре район кибете киштәләрендә сатыла. Фермерның үз клиентлары да бар. Алар Ләйсәннең иртән кибеткә сөт алып килүен чират торып көтеп алалар һәм тиз арада өләшеп тә бетәләр.
– Агымдагы ел мул уңышы белән сөендерде. Сенаж чокырлары тиешенчә тыгызланып, кышкылыкка ябып куелды. Печән, салам рулоннарын санап бетергесез. Ашлык та ындыр келәтләренә коры керде. Фураж җитәрлек салынды. Туңга сөрү дә планлаштырылган гектар мәйданнарында башкарылды. 17 гектарда кышкы бодай чәчелде. Бу эшләрне тормыш иптәшем һәм улларым белән башкарып чыктык. Олы улым Рузил себер якларында эшләп йөрсә дә, вахтасы алышынган вакытта хуҗалыкның алыштыргысыз механизаторы булды. Көзге басуда җир эшкәртү эше дә аның иңенә төште. Энеләре Аяз һәм Нияз да җәй буена урып-җыю эшләрендә катнаштылар. Мал азыгы хәзерләүдә дә ярдәм иттеләр. Терлекчелек тармагына килгәндә голштин токымлы сыерларны үрчетү максаты белән эшлибез. Киләчәктә мал башын арттырып, күбрәк сөт саву планын алдыбызга куйдык. Голштин токымлы маллар безнең район климатына ярашлы маллар буларак, сөтне дә мулдан бирәләр. Флүзә Бәдертдинова менә берничә ел инде аппарат белән сыер савучы операторы булып эшли. Флүзә апа көненә ике тапкыр сыер сава. Бозаулар да аның карамагында. Эшен җиренә җиткереп, булсын дип башкара ул. Мин аның хезмәтеннән канәгать. Терлекләрнең продуктлылыгын арттыруда терлекчеләрнең йөкләтелгән эшләренә җаваплы каравы зур роль уйный. Терлекче Фәдис Нуртдинов та үз эшенең остасы дисәм һич ялгышмасмын. Чөнки Фәдис ага иртәдән кичкә кадәр үз җаена йөкләтелгән эшен башкарып килә. Гомумән алганда, безнең хуҗалыкта беркем дә тик тормый. Бар да үз эшен белеп, алдан башкарып килә. Терлекчелек мәсьәләләрен хәл итү белән без көзге-кышкы сезонга кергәч кенә шөгыльләнә башлыйбыз, дип уйлау дөрес түгел. Хуҗалыкта бу эш ел әйләнәсенә алып барыла. Җәйге чорда терлекчелек биналары актив әзерләнә, сөт җиһазларына, су белән тәэмин итү һәм тирес чыгару системаларына ревизия һәм ремонт ясалып, көзгә керәбез, – дип сөйли “Хәмитҗанова” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ләйсән.

Автор:Гульназ Хузина