

– Быел кукуруз әйбәт, – дип канәгать икәнен белдерә хуҗалык агрономы Артур Саяпов, безне кукуруз басуына озата барып. Һәм мал азыгы буларак игелә торган бу культураны үстерү нечкәлекләре турында бик белеп сөйләп китә:
– Мәшәкатьсез генә бернәрсә дә үсми, шул исәптән кукуруз да. Вакытында туфракны әзерләп, технологияләрне үтәп чәчәргә, ашлама белән тукландырырга, рәт арасын эшкәртергә кирәк, бары шул вакытта әйбәт уңышка өметләнеп була. Аннары ул кукуруз уру комбайнында эшләүче Рамил Усманов бу эштә иң оста, һәм ел саен аңа бу эшне ышанып башкаруы турында да әйтеп китте.
Басулардагы кукурузның өчтән бер өлеше силос базына кайткан инде. Табигать шартлары уңай торганда төгәлләргә кирәк, чөнки силос әзерләү өзелмәсә, мөмкин кадәр кыска вакытта башкарылса әйбәт, диләр хуҗалык белгечләре дә, механизаторлар да.
Ургычка эләккән сабак-кыяклар, ефәк “чәчле” чәкәннәр туракланып яшел массага әверелә һәм йөк ташучы машинага бушатыла бара.
Машина һәм тракторлар яшел азыкны алып кайтып үлчиләр һәм курганга салалар. Анда ул яхшылап, һава үтмәслек итеп тыгызлана. Яшел массаны тыгызлауда Рәмзил Мөгыйнов, Фәнил Баһаутдинов ал-ял белән исәпләшми эшлиләр. Техниканы туктаусыз арлы-бирле йөртеп, яшел масса арасында һава калмасын өчен яхшылап таптыйлар.
Әҗәк сөт фермасы янындагы курган силос белән тулып килә. Йөк ташучылар басу белән ике арада өзлексез йөреп торалар. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе башлану белән ике чокыр һәм бер курган сенаж салынгын, печән рулоннарының иге-чиге юк, фураж да кышкы чор өчен запас белән тупланган.
– Малларыбыз быел да тук кышлар, азык бар, без аны һәрвакыттагыча ел буена җитәрлек кенә түгел, биш-алты айлык артып калырлык итеп, запас белән әзерлибез, – дип канәгать кенә елмая Артур.