Авыл хуҗалыгы
1 Октября , 05:55

Гаилә җылысы чаткысына төренеп

Яңа Ялдәк авылында мактауга лаек кешеләр бик күп. Бүгенге авылның киләчәге шунда туып, чишмәләрнең суын эчеп, урманында җиләк җыеп, көтү көтеп, Агыйдел елгасында су коенып үскән, туган ягын яраткан кешеләр кулында. Ераклардан бәхет эзләмичә, кендек каны тамган туфракта гомер кичереп, балалар үстереп, авыл яшәсен өчен бөтен тырышлыгын салучы Рәсимә белән Фәнил Дәүләтгәрәевлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан.

title
Гаилә җылысы чаткысына төренепГаилә җылысы чаткысына төренеп
Гаилә җылысы чаткысына төренеп

Авыл егете белән авыл кызының матур тормыш турындагы хыяллары үзләре туып-үскән гаиләдән, әти-әнисе үрнәгеннән килә. Фәнил дүрт балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе колхозда алдынгылар рәтендә булалар. Фәнил мәктәптә укыганда ук әтисеннән бөтен эшкә өйрәнеп, кул арасына кереп үсә. Яшьтән эшкә өйрәнеп үскән егет бүген үзе ышанычлы гаилә башлыгы, яраткан әти булып, бар гомерен авылына багышлап, хаклы ялга чыга. Бүздәк районыннан Яңа Ялдәккә килен булып төшкән Рәсимә апа да авылны үз итә. Тормыш иптәше белән матур гаилә корып, өй салып, күпләргә үрнәк булып, ике малайга гомер бүләк итә. Уфадагы 70нче санлы һөнәрчелек училищесында укып, штукатур-маляр һөнәрен алган кыз безнең якка каян килеп эләккән икән дигән сорау күпләребезне кызыксындыра. Әйе, Бүздәк кайда да, Борай кайда. Икесе ике якта урнашкан район кешеләре бер-берсен табып, гаилә корып, терәк булып яшиләр. Бу бит язмыш. Кешене эчәсе суы, ашыйсы ризыгы йөртә диләр. Рәсимә апа белән дә шулай була. Ул училищеда укыган вакытында Камилән авылыннан булган дус кызы Ринага ияреп кунакка кайта. Шунда инде аңа Фәнил абый күз ата. Яшьләр бер-берсе белән аралышып, очрашып йөри торгач, матур гаилә корып җибәрәләр. Менә шулай ике яшь йөрәк бергә кушылып китә. Рәсимә апа килен булып төшкәч, авыл мәктәбенә җыештыручы булып эшкә урнаша.
– Мәктәп коллективында бик тату эшләдек. Алар минем хезмәтемне, үземне хөрмәт иттеләр. Әмма ләкин әлеге коллективтан, мәктәп ябылгач, аерылырга туры килде. Хезмәт юлымны “Зарипов” хуҗалыгының пилмән цехында бригадир булып дәвам иттем. Пилмән цехына күпчелек мәктәптән килгән апа-сеңелләр иде. Хатын-кызлар белән эшләү, бигрәк тә оста куллы хезмәттәшләрем булуы эшебезне күпкә җиңеләйтә. Аларның тырышлыгы белән сыйфатлы, хәләл иттән кул белән пилмәннәр ясала. Эшемне яратып башкарам. Ундүрт ел инде биредә эшлим. Гаиләмдә дә бар да яхшы. Ике яклап та әти-әни безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә – сүзендә тора белгән, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли торган “алтын куллы” тормыш иптәшем. Аллага шөкер, hәр иртәдә шатланып чыгып китә торган яраткан эшем бар, – ди Рәсимә.
Уллары да әти-әнисе кебек эшсөяр булып үсеп, үзаллы тормышка аяк басканнар. Икесе дә Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.
– Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашып яшәүгә нигезләнә. Фәкать шунда гына гаиләдә һәркем бәхетле була ала, – ди Дәүләтгәрәевлар.
Әйе, чынлап та, бу гаиләдә бер-береңә хөрмәт, ярату күзгә ташлана. Һәр эшне киңәшләшеп, бергә башкара алар. Шуңа күрә тормышлары да матур, күпләр сокланырлык. Туган җирендә гомер кичереп, балалар үстереп, авыл яшәсен өчен барлык тырышлыкларын салып, яши Рәсимә һәм Фәнил.

Автор:Гульназ Хузина