Авыл хуҗалыгы
1 Октября , 05:45

Эшендә – хөрмәтле, гаиләсендә – үрнәкле

Гаилә ул кадерле һәм якын кешеләр гөлләмәсе дип бер дә юкка әйтмиләр. Чөнки һәр кеше үз гаиләсен ярата, хәстәрлек күрә. Мондый гаиләләр тирә-якка нур чәчеп, җитеш дөньялары белән үрнәк булып үзләренә җәлеп итәләр. Борай авылында яшәүче Гыймалтдиновлар гаиләсе дә әнә шундый. Гаилә башлыгы Рәсүл тыйнак, азсүзле, уңган, булдыклы ир-егет, тормыш иптәше Гөлназ да ире сыман ихлас күңелле, жор телле, итәгатьле, тәрбияле ханым. Чиләгенә күрә капкачы дип юкка гына әйтмиләр инде андый гаиләләр турында. Аларның яшьлек тормыш юллары да бер-берсенә охшаш дияргә була. Икесе дә төпләре белән Борай авылыннан. Рәсүл гимназиядә белем алганнан соң, Уфа аграр университетының ветеринария факультетына укырга керә. Гөлназ Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлый.

title
Эшендә – хөрмәтле, гаиләсендә – үрнәклеЭшендә – хөрмәтле, гаиләсендә – үрнәкле
Эшендә – хөрмәтле, гаиләсендә – үрнәкле

– Авыл җирендә яшәгәч, үзебезнең шәхси хуҗалыкта да күпләп мал асрый идек. Дөнья булгач, төрле хәлләр булгалый иде. Әле генә сау-сәламәт йөреп торган терлек кинәт кенә авырып китә. Ә малларның кай җире авыртуын әйтеп бирергә теле юк бит, авылда ветеринар табиб табуы бик авыр хәл. Шуңа күрә дә шушы мәшәкатьләр миңа мал табибы һөнәрен сайларга этәргеч булгандыр, – дип сөйләде гаилә башлыгы Рәсүл Газинур улы.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Рәсүл армия сафына алына. Анда бер ел хәрби бурычын үтәп, туган авылына кайту белән элеккеге “Урожай” хуҗалыгына һөнәре буенча эшкә урнашып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Булдыклы, үз эшенең остасы булган яшь белгечне ветеринария станциясенә эшкә күчерәләр. Анда ул ветеринар-санитар эксперт вазыйфасын башкара. Дүрт ел биредә эшләгәннән соң, Яңа Ялдәк авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгына эшкә күчә. Анда ул суыткыч машинасын йөртүче булып урнаша. Белүебезчә, “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы малчылык һәм басучылык тармагы белән беррәттән үзләренең ит продукциясен җитештерү һәм сату эше белән дә шөгыльләнә. Үзләренең кибетләре һәм кафелары бар. Рәсүлгә исә цехларда җитештерелгән ит һәм ярымфабрикат продукцияләрен кибетләргә һәм кафеларга ташу эше йөкләтелгән.
– Рәсүл бездә биш ел эшли инде. Ул үз эшен белеп башкара, гадел эшче. Көн дә иртә белән авыл цехындагы продукцияне кибетләргә төяп алып китеп, тапшыра һәм кире кайтканда инде авыл халкына кирәк-ярак әйберләрен дә алып кайта. Шуны әйтеп китәсем килә, безнең авылда кибет юк, шуңа күрә авыл халкына азык-төлек, көнкүреш әйберләре кирәк булса, барысы да аңа мөрәҗәгать итә. Авыл халкы өчен бик күп изгелекләр эшли ул. Ул безнең хуҗалыкта водитель гына түгел, маллар күп асрагач, ветеринар хезмәткәр буларак та ярдәм итеп тора. Без аның эшеннән канәгать, – ди хуҗалык башлыгы Рамил Әхләф улы.
Гыймалтдиновлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып, матур тормыш кичерәләр. Икесе дә авыр хезмәтләрендә көннәрен үткәреп, тату гаилә учагына, өч кызлары янына кайтып сыеналар. Гөлназ Илдар кызы ун ел район үзәк дәваханәсендә теш табибы булып эшли. Кешенең сәламәтлеге сагында торучы табибны да район халкы яратып кына телгә ала. Кызлары да берсеннән-берсе сөйкемле, итәгатьле, уку алдынгылары. Лидия һәм Элиза икенче санлы гимназия укучылары, төпчекләре Дина “Йәйгор” балалар бакчасына йөри. Өч кызлары да бию сәнгатен үз иткәннәр. Олы кызлары Лидиянең җитешмәгән җире юк. Балалар иҗат йортындагы бөтен түгәрәккә дә йөри дисәк һич ялгышу булмас. Элизага килгәндә, ул спортка мөкиббән киткән кыз. Балаларны тәрбияләүдә, аларны төрле яклап та үстерүдә, әлбәттә, ана кешенең өлеше зур. Гөлназ ханымның бөтен җиргә дә җитешүенә һәм аның чырышлыгына сокланырлык. Чөнки ул төп эшенә йөрүдән, балаларын тәрбияләү, аларны үстерүдән тыш, районның җәмәгать тормышында да актив. Районда узган конкурсларда катнашып, матур чыгыш ясап торалар. Әлеге вакытта кызлары Элиза “Иң яхшы укучы” конкурсының муниципаль этабын узып, республика дәрәҗәсендә бәйге тота. Гаилә башлыгы да кул кушырып утырмый, бал кортлары асрый.
– Гөлназ кызлар белән төрле кул эшләре белән мавыга, ә мин инде күпчелек бал кортлары янында. Аларны да балалар тәрбияләгән кебек карарга кирәк. Умарта тотуга бөтен күңелемне биреп эшлим. Бу минем өчен һөнәр яки эш түгел, ә нәселебездән килгән тормыш рәвеше дисәк тә була. Умартачылык белән шөгыльләнә башласаң, аның белән шунда ук “авырыйсың”. Умарта тоткан кешеләр мине аңлар, – ди Рәсүл.
Менә шулай бер-берсенә терәк һәм кирәк булып матур гомер кичерә яшь Гыймалтдиновлар гаиләсе.

Автор:Гульназ Хузина