

“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында бер гектар кукуруз басуыннан 300 центнер мал азыгы хәзерләнә. Кукурузның терлекчелекнең һәр тармагы өчен файдасы ифрат зур булуы күптән дәлилләнгән. Шуңа да хуҗалыкта игътибар елдан-ел көчәя. Басудагы техника гөрелтесе биредә эшнең кызу барганын күрсәтә. Мал азыгы хәзерли торган комбайн каерылып уңган кукурузны ура тора, ә биш берәмлек йөк машиналары чабылган массаны төяп авылга таба юл ала, бушаганнары кабат комбайн янына ашыга. Комбайнчы Фидаил Галимов өзеклекләргә юл куймыйча эшләргә тырыша.
Кукурузны силос базына шоферлар Рөстәм Исламов, Илдус Фазлытдинов, Роберт Ахунов, Илдус Муллаяров, Ранус Гайфуллин ташып торалар. Бер “КамАЗ” машинасына 12 тоннадан артык масса сыюын исәпләсәк, бер кайтуга гына да чокырга 60 тоннадан артык сусыл азык салына. Аны тракторларда Айдар Мөхәмәдиев (фотода), Радик Әхмәдишин таптатып тора. Хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов егетләрнең эшеннән канәгать.
– Аллага шөкер, техника да сынатмый, механизаторлар да булсынга эшлиләр. Кукурузны урып-җыюны тизрәк төгәлләү өчен тырышабыз. Бер үк вакытта моннан хуҗалыкның фермаларындагы маллар өчен дә яшел масса ташыйбыз, – диде ул.
Рөстәм Шаһиәхмәтов әлеге хуҗалыкта берничә ел идарәче булып эшли. Ул тәҗрибәле белгеч, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Механизаторлар белән уртак тел таба, авыл хуҗалыгы тармагының бар нечкәлекләрен яхшы белә. Шуңа да биредә эш оешкан төстә бара. Егетләр иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Механизаторларны басуда ашаталар, ягулык-майлау материаллары да кырга китерелә. Кыскасы, өзлексез эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган.
– Һава шартлары мөмкинлек бирсә, кукуруз уруны өч-дүрт көн эчендә төгәлләячәкбез, – ди егетләр.
Нишлисең, быел иген культуралары уңышын җыеп алу да һава торышының авыр шартларында хәл ителә. Шулай булуга карамастан, хуҗалыкта салам җыю, җир эшкәртү һәм көзге культураларны чәчү эшләре дә дәвам итә.