Авыл хуҗалыгы
21 Сентября , 06:00

Басуларга җан өрелә, яңа сулыш бирелә

Хуҗалыкта эшләр җай барсын өчен иң мөһиме – җирне эшкәртү. Чыннан да, калган барлык җир эшкәртүләр шуңа бәйле. Әйтик, дым туплау тирән эшкәртүгә, сыйфатка бәйле. Моннан тыш, культивацияләү дә, шул ук урып җыю да төп эшкәртү сыйфатыннан, басу тигезлегеннән тора. Басу-кырда гына түгел, фермаларда да эшнең бетәсе юк. Авыл хуҗалыгында һәр гамәл бик мөһим. Игенчелек процессында төп һәм иң беренче фактор – чәчү өчен туфрак әзерләү. Җирне дөрес итеп эшкәрткәндә генә мул уңыш алып булуын бар да яхшы аңлый. Шуңа күрә районыбызның игенчелек белән шөгыльләнүче күпчелек аграрийлар көздән чәчеп һәм киләсе ел өчен җирләрне эшкәртеп калуны кулай күрәләр.

Басуларга җан өрелә,  яңа сулыш биреләБасуларга җан өрелә,  яңа сулыш бирелә
Басуларга җан өрелә, яңа сулыш бирелә

“Агросмарт” җәмгыятендә дә бу эшләр оешкан төстә бара. Кояшлы көзге көнгә бер ямь өстәп, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше тәмамлануын белдереп торган басуларда соңгы буразналар ярыла. Трактор артыннан ярылып калган кара балчыкны күреп, матур иген басуларын искә алып, берчә күңел сыкрап куйса да, киләсе ел уңышы өчен эшкәртелгән балчык исе бу хисне баса. Чөнки алда яңа мизгел үз мәшәкатьләре белән игенчене көтеп тора.
Иксез-чиксез басуларда җир эшен башкаручы механизаторларның хезмәтләрен бәһалап бетергесез. Алар иртә яздан алып кара көзгә кадәр җир эшкәртәләр, иген үстерәләр, печән хәзерлиләр. Әлеге җәмгыять механизаторлары Илмир Низаметдинов һәм Филикс Такетдиновлар (рәсемдә) тунга, сабан культуралар чәчүдә үз өлешләрен керткән эшчеләр. Аларның зур тырышлыгы белән 600 гектар мәйданда туңга сөрелгән, тагын шуның кадәр эшкәртеләсе җир калган, 230 гектарда арыш һәм кышкы рапс чәчелгән. Уңганнар өчен бу хәл итмәслек мәсьәлә түгел. Тик көннәр генә коры булсын.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас