

Август азагында, сентябрь башында чәчелгән арыш, сүз дә юк, көчле шытымнары белән сөендерә. Уҗым культуралары чәчүнең уңайлы вакытын “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре кулдан ычкындырмаска тырыша.
– Хәерле сәгатьтә, дип көзге чәчү эшләренә старт бирдек. Гадәттә, көзге чәчүне иртәрәк башлый идек, быел әз генә соңга калынды. Барлык техника да сафта, басулар тулысынча кирәкле ашламалар белән эшкәртелде. Туфракның дымлылыгы да җитәрлек күләмдә. Быелгы ел авыл хуҗалыгы өчен бик авыр булды. Еш яуган яңгыр урып-җыюны әзрәк тоткарласа да, сирәк булган кояшлы көннәрдән файдаланып, эшнең финишына җитеп киләбез, – дип кыр эшләре белән таныштырып үтте хуҗалык җитәкчесе Булат Данис улы. Без барганда ул үзе комбайнда солы белән вика суга иде.
Хуҗалыкта эшчеләр иртәдән кичкә кадәр җиң сызганып эшли. Чәчү агрегатларында механизаторлар Данил Сәетов, Имиль Хәмәтов, Илдар Садыков, орлык белән тәэмин итүче Наил Габдуллин көч салалар. Радик Арсланов чәчүгә җирне сөреп, әзерләп тора, Рәзиф Галиев культивацияли. Бу механизаторлар көзге чәчүнең җаен белеп, иңнәрендә җаваплылык тоеп башкаралар. Җир куенына бүген сыенган орлыклар да озак көттерми шытымнар биреп, басулар көзге көнгә ямь өстәр әле, дигән фикердә игенчеләр.
– Көзен чәчеп калдырган культуралар ел нинди булуга карамастан тотрыклы уңыш бирә. Шуңа бу эшкә без бик җитди карыйбыз. Культураларны сыйфатлы итеп чәчү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Орлык запасы, ашлама һәм ягулык-майлау материаллары – барысы да булдырылган. Тырышып эшләргә генә кала, – ди тәҗрибәле механизатор Данил Сәетов.
Хуҗалыкның басуларында ир-тәнге чык кипкәннән алып, кояш баеганга кадәр техника тавышлары тынмый, бер генә техникасы да, эшчесе дә тик тормый. Һава шартлары гына бераз күңелләрен төшерсә дә, игенчеләр көнне аязлау белән киң иген басуын иңләргә тотыналар. Һәр минутның кадерен белеп, булдыклы игенчеләр зур тырышлык сала.
Хуҗалык җитәкчесе эшчелә-реннән канәгать. Шулай булмый мөмкин түгел, аларның тырышлыгы бәhалап бетергесез.
– Быел табигать үз холкын күрсәтте инде, үзегез белеп торасыз. Урып-җыю эшләренә төшәр алдыннан азрак куркып та тордык. Бәхеткә, уңыш бар, елына карата яхшы, дисәк тә була. Бер дә зарланырлык түгел. Барысын да үз вакытында югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Һава торышы тоткрыклы булып, техника гына ватылмасын инде. Алар әлеге мөһим чорда сәгать кебек эшләсен өчен барысы да эшләнде. Кыскасы, урып-җыю, уҗым культураларын чәчү эшләре гадәти режимда бара, – дип билгеләде хуҗалык җитәкчесе Булат.
Гомумән алганда, “Габдуллин” хуҗалыгы игенчеләре алдында эш фронты зур. Аларның тырышлыклары һәм хезмәтләре өчен басулар да җавап итеп мул уңыш бирер.