Авыл хуҗалыгы
17 Сентября , 09:10

Күңел халәте белән урманчы

Урманнарга керсәң, күңелне якты хисләр били. Тәнгә генә түгел, җанга да сихәт алып чыгасың. Ә бит бу хозурлыкның сагында торучы урманчы дигән игелекле һөнәр ияләре бар. Биш дистәгә якын “Борай урманы” автоном учреждениесендә эшләүче Филимон Байметов – шуларның берсе. Аны районда “дядя Саша” дип күпләр белә.

Филимон Байгузинович тумышы белән Мишкә районы Иске Күлчебай авылыннан. Күпбалалы гади колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Мәктәпне тәмамлагач, авыл магазинында йөкче булып эшли башлый. Аннары ике ел Венгриядә армия сафларында хезмәт итеп кайта. “Новоуфимская” тимер юл станциясендә поездларны төзүче ярдәмчесе булып эшли.
– Кечкенәдән урманга, табигатькә гашыйк идем. Күрше абзый гомер буе урманчы булып эшләде. Мин дә аның үрнәгендә бу һөнәргә укырга карар кылдым. Шул вакыттан алып урманчы булуыма бер генә дә үкенгәнем булмады, – ди ул.
Билгеле инде, табигатьне яратуы, аңа хозурлануы да үзенекен иткәндер. Йошкар-Ола шәһәрендә урман хуҗалыгы инженеры һөнәрен алган яшь белгеч карьерасын Борай районында селекционер-инженер булып башлый. Ул урманнарны тулыландыру буенча эш алып бара, кеше яисә әйләнә-тирә мохит өчен файдалы үсемлекләрнең төрләрен яхшырту һәм яңаларын чыгару белән шөгыльләнә.
– Урман – ул безнең туган йортыбыз, төрле хайваннар һәм бөҗәкләрнең яшәү урыны, – ди Филимон Байгузинович. – Урманчы үз эшен яратырга тиеш...
Тынгысыз урманчы территориядә игълан ителгән барлык өмәләрдә актив катнаша. Сабыр, әдәпле, җаваплы хезмәткәрне коллективта хөрмәт итәләр. Урман хуҗалыгындагы казанышлары өчен Борай урманчылыгының, муниципаль район хакимиятенең, Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хөрмәтле ветеран, БРның атказанган урман хезмәткәре Филимон Байметов «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә лаек була.
Үзенең хезмәт чорының хәтсез вакытын урманчылыкка багышлаган Филимон Байгузинович урманнар өчен борчылып, һәр аршын җирдә юк ителгән урыннарның кабаттан тергезелүе өчен бик күп еллар кирәк булуы турында борчылып сөйли.
– Урман бит ул саф һава чыганагы да, табигать нигъмәтләрен үзендә үстерүче дә, җылылык бирү, төзелеш материаллары чималы алу һәм арыган күңелләргә ял бирү урыны да. Урманда бер агачны карап үстерү күп вакыт, хезмәт сорый, шуңа да урманнарыбызны саклау бик кирәк. Иң мөһиме – эшкә тулысынча бирелү. Нәрсәгә тотынсаң, аны бик яхшы итеп башкарырга кирәк, һәм мин шуңа омтылам да. Урманчы һөнәре миңа Ходайдан бирелгән, минем күңел халәтемә туры килгән хезмәт ул. Аны яратып башкарам, – ди ул.
Тыйнак, сабыр холыклы, тырыш уңганның сүзләре хак. Сайлаган һөнәреңне күңелеңне, йөрәгеңне биреп башкарсаң гына, барысы да көйле булачак.
Илле елга якын кулга-кул тотынып яшәгән тормыш иптәше Алевтина Евгеньевна да “Борай урманы” автоном учреждениесендә 38 ел стаж белән лаеклы ялга чыккан. Ул урман культуралары инженеры булып озак еллар эшләгән. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр Байметовлар. Икесе дә табиб. Кызларын да агач утырту эшенә өйрәтеп үстергәннәр алар. Хәзер ике оныкка белемнәрен тапшыралар. Яраткан гаилә, балалар, оныклар – болар барысы да бәхетле булуга иң кирәкле нәрсәләр.
75 яшендә булса да, “дядя Саша” эшләвен дәвам итә. Ул питомник начальнигы вазыйфасын башкара. Аңа үз эшенең нәтиҗәсен – гөрләп үсеп утырган яшеллекне күрү бик күңелледер, мөгаен. Урман байлыгының кадерен аның кадәр беркем дә белми, дип әйтсәң дә арттыру булмас.
Урманчы һөнәрен сайлавына Филимон Байгузинович үкенми. Елның кайсы гына фасылында игътибар итсәң дә, табигатьнең үзенең бар матурлыгын урманга салгандыр кебек тоела. Филимон Байметовның бурычы да әнә шул матурлыкны саклаудан гыйбарәт.

«Безнең тармакта үз һөнәрләренең осталары, табигатьне чиксез яратучы хезмәткәрләр эшләве белән горурланабыз. Бәйрәм уңаеннан күп еллар безнең белән эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны, бүгенге көндә урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрне ихлас күңелдән котлап үтәсе килә. Урманчылар – үз эшләренә тугрылыклы, һөнәри бурычларын намус белән үтәүче белгечләр алар. Урманнарыбыз яшел, табигатебез чиста, сулар һавабыз саф булсын. Бу көннәрдә бер шатлыклы хәбәр килде: хезмәттәшебез инженер Булат Хуҗинга «БРның атказанган урман хезмәткәре» исеме бирелде».
Илдар Хәсәнов, «Борай урманы» автоном учреждениесе җитәкчесе.

Белешмә:
Борай районында урман эшен дүрт участок урманчылыгы һәм «Борай урманы» автоном учреждениесе башкара. «Борай урманы» автоном учреждениесендә кырыктан артык кеше эшли.
Борай районының урман фонды 40 мең гектар тәшкил итә һәм ул даими яңартылып тора.
Урман сирәкләү эшләре – 40 гектар, яшь үсентеләрне яктырту – 60 гектар, минеральләштерелгән полосаны яңарту – 135,6 километр, санитар-сәламәтләндерү чаралары – 48,5 гектар, урман патологиясен тикшерүе – 100 гектар, яшь үсентеләр-не карау – 25 гектар мәйданда башкарыла. Яңа урманнар яз көне 12 гектарга утыртылса, ел азагына кадәр 10 гектар утырту планлаштырылган. Киләсе елга агачлар утыртырга 8 гектарда җир әзерләнеп куелачак.
«Борай урманы» коллективы район хакимияте һәм “Ватанны саклаучылар” фонды белән берлектә ил алдында бурычларын үтәүче яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, утын белән тәэмин итәләр. Быел 38 гаиләгә ярылган утын илтеп биргәннәр. Ун гаиләгә үзе әзерләп алу өчен урман участогы бирелгән. Яугирләрнең гаиләләре исемлеге әле тәмамланмаган, эшләр дәвам итә. Учреждениенең СВОга гуманитар ярдәм күрсәтүдә өлеше зур.
Оешманың керемнәрен арттыру өчен җитештерү цехлары эшли. Пилорамада такта, утын әзерлиләр, бура бурыйлар. Ел яңгырлы, чүп үләннәре күп булуга карамастан, питомниктагы үсентеләрне тәрбияләү бригадасы хезмәткәрләре югалтуга юл куймаганнар.
Урманчыларның төп эшләреннән башка учреждение бюджетын тулыландыру исәбеннән мастерлар һәм урманчылар тарафыннан табышлы эш башкарылган: зур күләмдә миннек әзерләнеп, сатуга куелган. Дәүләт бурычы өстендә эш актив башкарыла. Коллектив зур булмаса да, куелган бурычлар үтәлеп бара.

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас