

Мин барганда хуҗалыкның комбайны Кодаш авылы кырларында тузан туздырып, кырларны иңли, арпа суктыра иде. Алтын төскә кереп өлгергән арпа җирендә “кыр корабы”ның эшләве күңелгә җылылык бирде.
– Быел, чыннан да, урып-җыю үзенчәлекле. Яңгырлар эшне тоткарлый, шулай да ашлыкны калдырып булмый, ничек тә җиңеп чыгарга тырышабыз, – ди фермер. – Иң мөһиме – техника ватылмасын. Вак-төяк төзәтүләр булгалый инде, аларын урында хәл итәбез дә алга таба китәбез.
Фермер Өлфәт Кадим улы авыр хезмәттән зарланмыйча, күңел дәрте белән тырышып эшли. Комбайнчы һөнәре аңа чит түгел, әтисе Кадим абый да шушы хезмәтне башкарган. Өлфәт ага – кечкенәдән әтисе янында йөреп, “техника җене” кагылган ир-ат.
Бөртеклеләрне кырдан амбарга ЗИЛ машинасы белән Фидус Зарипов ташып тора. Шоферга да туктап торырга вакыт юк, куәтле комбайн тиз эшләп, бункерны тутыра да машинага төяп җибәрә.
Өлфәт Кадим улы кояшлы көннәрдә арпа урырга чыкса, болытлы яки дымлы вакытта туңга сөрү белән мәшгуль. Туңга сөрү – ул киләчәк уңышка нигез салу икәнен яхшы белә фермер.
Әйе, Өлфәт Гайсин көтеп ята торганнардан түгел.
–Үзең чәчеп, үзең җыеп алгач, хезмәт тәме тагын да кадерлерәк, табындагы икмәк тә тагын да тәмлерәк була ул. Тырышып чәчкәч, мул итеп икмәген дә аласы килә. Уңышы яхшы булсын иде, дип телисең. Шуңа күрә ашлык өлгерә башлагач, күңел кырга ашкына. Тизрәк басуга чыгып, беренче бункерны тутырып кайтасы килә, – ди игенче.