Авыл хуҗалыгы
10 Сентября , 03:23

Матур, әмма зыянлы «актәпи»

Авылларда яшәүчеләр бакчаларында матур, кара төстәге, ак тәпиле һәм ак борынлы җәнлекләрне очрата. Бик матур бу җан иясе бакчага зур зыян сала.


Әлеге җәнлекне гадәти әрлән, кыргый әрлән, урман әрләне яки карбыш дип атыйлар, аны халык арасында, тәпи очы ак булуга карап, “ак тәпи” дип тә йөртәләр. Кара төстәге йонлы әрләннәр гадәттә урман тирәсендә яши. Өч төслесе (кара, ачык һәм көрәнрәк төсләрдәгеләр) ачык җирләрдә, ягъни болын, кыр, далаларда очрый. Шулай ук алар бакча һәм дача участокларында очрый, берара алар бик актив рәвештә бакчаларда оялый башлады. Әрләннәргә бакчадагы ризык җитә, шуңа алар анда яши.
Аларның озынлыклары 30 сантиметрга, авырлыклары 700 граммга кадәр җитә. Тешләре һәм тырнаклары бик үткен. Марттан августка кадәр 5 тапкыр 4-12 бала таба. Бер сезонга бер әрләнгә 12 килограмм азык кирәк. Ул өнендә азык запасы туплый, 90 килограмм азык тупланган өн табылган очраклар бар.
Карбыш шундый кечкенә һәм матур булса да, бакчаларга шактый зыян сала, алар бик агрессив. «Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле», – диясе килә, аңа карагач.
Ул үсемлек ризыклары, тамыразыклар белән туклана, шуңа бакчаларга ояларга ярата.
Карбыш бик агрессив, куркыныч сизгәндә, арт аякларына басып, һөҗүм итәргә дә сәләтле. Аның бакча уңышын юк итүе әле бәланең яртысы гына, ул кеше һәм йорт хайваннары өчен дә куркыныч – утыздан артык авыру тарата. Шуңа карбышка каршы көрәш – беренче чиратта, сәламәтлекне саклау булып тора. Җәнлекне ялан кул тотмагыз. Әгәр карбыш тешләсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кимерүчеләр төрле куркыныч чирләрне (котыру чире, лептоспироз, туляремия, хориоменингит, лишай, туберкулез) таратырга мөмкин.
Гадәттә, карбышны тоту кыен. Бакчачылар бәрәңге бакчаларына махсус капкыннар куя, әмма әрләннәрнең аларны читләтеп узу сәләте бар. Карбышның дошманнары – ерткыч хайваннар һәм кошлар. Аны песиләр генә аулый. Оясына су агызып чыгарырга була, әмма ул бик тирән, запас юллар ясый, бик күп су кирәк һәм бар юлын күзәтүе авыр.
Җәнлек төнлә актив, аны капкан куеп ауларга мөмкин. Тычкан, күселәр өчен кулланыла торган ультратавыш куркыткычлар карбышка да тәэсир итә.


Хәлил Минһаҗев, районның баш агрономы.

Автор:
Читайте нас