

– Җәйнең явым-төшемгә мул килүе кукурузга килеште. Үсемлекләрнең буе, урыны белән, өч метрга кадәр җитә. Чәкәннәре дә бөртекләр белән тулышкан. Яшел массаның үз-ләштерелүчән туклыклы мат-дәләргә иң бай чагы. Кырауларга кадәр яшел масса уңышын җыеп аласы гына. Шушы максат белән эшлибез. Начар эшләгән кеше юк бездә, һәркемнең хезмәте – мактауга лаек. Техника – төзек, ягулыкка кытлык юк. Кыр батырлары тырышып эшлиләр. Бүгенге көнгә 240 гектардан артык мәйданнан силос эшләнде. Маңгай тирен түгеп үстерелгән һәр культура уңышларын бәрәкәт белән кулланырга да язсын иде, – ди “Победа” җәмгыятенең Борай һәм Калтасы бүлекчәләре идарәчесе Руслан Габдрахманов, эшләрнең югары темпта баруын билгеләп.
Сергей Пакриев белән Артем Шакирҗанов урып-ваклагыч комбайннарында кукуруз үскән басуда эшлиләр. Тәҗрибәле, уң-ганнар егетләр Денис Нәҗмиев, Әлфит Туктамышев, Рәдиф Туктамышев, Александр Фролов һәм Радик Рәхимовлар кукуруз массасын кырдан силос базына ташыйлар. Терлекчелектә кукурузны силоска салу гаять җаваплы хезмәттән санала. Массаның дымлылыгы саклану белән бергә, ул тиешенчә ваклатылырга, базга әйбәтләп тыгызлап салынырга тиеш. Шул чакта гына азыкның кыйммәте булачак.
– Эш фронты киң әле. Дә-вамлы яңгырлар булмаса, уңыш-ны җыеп алу берни тормый. Мондый чакта вакыт белән исәпләшеп тору юк. Караңгы төшкәнче эшлибез. Кыраулар да булмый торсын иде әле. Чыгымнар салып үстергәч сыйфатлы уңыш җыеп аласы килә бит, – диләр уртак максат белән хезмәт салган игенчеләр, алдагы көннәрдә дә эшне кызу темпта алып барачакларын белдереп.
Яшел массаны кырауларга ка-дәр җыеп калу бер хәл, сыйфатлы сусыл азык туплау өчен базны тиз арада яшел масса белән тутырып, тыгызлап ябу кирәк. Моны аңлаган игенчеләр эшләренә җа-ваплы карый.
Һава шартлары уңай торганда “Победа” җәмгыяте иген-челәре басу эшләренең барысын да төгәлләп калырга тырышалар. Әрәм итүләргә юл куелмаганда, тупланган запас кышкы чорда терлекчелек продукциясе җитештерүне тәэмин итәргә җитәрлек.