Авыл хуҗалыгы
4 Сентября , 03:50

Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә

Миңле авылындагы “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында урак кызу темпта бара. Биредә бодай уңышын җыю белән мәшгульләр. Миңле-Тепляк янындагы басулардан тук бөртекләр биредәге ындыр табагына кайтарыла.

Һәр бөртеге – сыйлы хәзинәҺәр бөртеге – сыйлы хәзинә
Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә


Урып-җыюның бар муллыгы, бар кодрәте – ындыр табагында. Мондагы алтын таулар күңелләргә канат куя. Ындыр табагындагы ЗАВ операторы Әнис Вәлиев җитәкчелегендә биредә һәркем үз хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкара. Кирәк икән машинист, кирәк икән электрик, кирәк икән слесарь, бар эшкә дә кулы ятып тора аның. Лаеклы ялда булуына карамастан амбарда эшне яхшы оештыра, булсын дип эшли. Бушаган арада кулына көрәк, я себерке ала. Аның үз хуҗалыгында эшләгән кебек ихласлыгы сокландыра.
Ашлык чистарту агрегатларын Рамил Гәрәев хез-мәтләндерә. Әнис абый белән Рамилнең һәр минутны кулдан ычкындырмаска омтылуы табигый: мондый аяз көннәр хәзер бик сирәк һәм яңгырлар явып, игеннәрнең тагын да чылануына юл куярга ярамый.
– Быел һава торышы бик катлаулы. Я 30 градус эсселек эшләргә ирек бирми, я кинәт яңгыр явып китә. Шунлыктан ашлыкны киптерү ихтыяҗы да зур түгел. Бөртекләр ындыр табагына кайта тора, урнаштырып бетереп барабыз. Бердәм, аңлашып эшлибез, егетләргә афәрин, – ди Әнис Гасил улы. – Тиешле шартлар тудырылгач, эшлисе килеп кенә тора. Бурычыбызны лаеклы үтәрбез, дип ышандырасы килә.
Әйе, уңышны тиешенчә саклау хакына барысын да эшли биредәгеләр. Комбайнчылар Радик Бәлагытдинов, Венер Арсланов, Владимир Самарин һәм хуҗалык җитәкчесе Раил Арсланов үзләренә йөкләтелгән бурычны намус белән башкаралар, сугылган иген бөртекләрен, югалтуларга юл куймыйча, тиз арада машиналарга төяп җибәрәләр. Йөк машиналарында хезмәт куючы Зөфәр Бәлагытдинов белән Рәмис Шәйхетдинов та бик оперативлар, басулардан икмәкне келәтләргә урнаштыруда зур тырышлыкларын куялар.
Ирек Шәригин белән Рузолин Шәрипов та ал-ялны белми мул уңыш җыеп алуга зур көч куялар. Механизаторлар һәр техниканы шөрепкә кадәр карап торалар: ремонтлау алар өстендә.
Хуҗалыкта эшләүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән туклана. Повар Лиза Шәригина кыр батырларын тәмле ризыклар белән сыйларга тырыша.
– Безнең хуҗалыкта тәҗрибәле, тырыш кешеләр эшли, – ди хуҗалык җитәкчесе Раил Рафаил улы. – Һәрберсе үз бурычын яхшы аңлый, шуңа күрә барысына да өлгерергә тырышабыз. Дөрес, моның өчен караңгыга кадәр эшләргә туры килә. Бездә бөтен кешегә – машина йөртүчеләргә дә, ындыр табагындагы механизаторларга да эш күп. Икмәкнең бүген һәр бөртеге кадерле, инде булганын үз вакытында җыеп алырга кирәк.
Гомумән, хуҗалык матур итеп эш оештыруы белән өлге булырлык.

Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә
Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә
Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә
Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә
Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә
Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә
Һәр бөртеге – сыйлы хәзинә
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас