Проект «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» технологик лидерлыгын тәэмин итү һәм инвесторга ярдәм итү буенча милли проектның «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Тантанлы ачылышта Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Илшат Вазигатов, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Ахунов, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-мәгариф учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек бүлеге начальнигы Константин Пресняков, Башкорт дәүләт аграр университетының инновацион эшчәнлек буенча проректоры Иван Чудов, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин, «Победа» җәмгыяте директоры Рәмзил Низәметдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Кызыл тасманы кисү хокукы Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы белән Рәмзил Рәвил улына бирелде. Тантаналы ачылыштан соң барсы да яңартылган агрокласска үттеләр. Укучыларга үгет-нәсихәт биргәннән соң, мини-лаборатория эшчәнлеге белән таныштылар, укучылар эшләгән сыр белән туңдырмадан авыз итеп карадылар.