

Соңгы көннәрдә, кызу урак өсте яңалыклары белән танышып йөргән арада, «Гайфутдинова» крестьян-фермер хуҗалыгында нәкъ шулай оешкан хезмәткә юлыгырга насыйп булды.
Бу хуҗалыкта эшләр чын мәгънәсендә гөрләп бара: терлекчелек тә, игенчелек тә тотрыклы табыш китерә. Бу исә биредәге уңган, тырыш механизаторларның хезмәт җи-меше. Биредәге механизатор-ларның һәркайсы үз эшен яратып, җаваплылык белән башкара. Хуҗалыкның яшь булуына карамастан, монда тәртип һәм төгәллек беренче урында.
Икмәк язмышы хуҗалык җитәкчелекләрен генә түгел, гади механизатор, ашлык ташучыларны да борчуга сала. Алар өчен суктырып алынган икмәк – хезмәт хакы да. Игенчеләр яхшы һава торышы урнашканын көн дәвамында басудан чыкмый көтәргә мөмкин.
Хуҗалыкта уңыш җыюда югары җитештерүчәнле һәм куәтле дүрт комбайн җәлеп ителгән. Алар белән тәҗрибәле һәм тырыш механизаторлар Радик Фәезов, Рәфит Тимерҗанов, Рәлиф Тимерҗанов һәм Рәмис Гыймалтдинов идарә итә.
– Һәр елны бу вакытны дулкынлану белән көтеп алабыз. Ходай һава торышын гына уңай бирсен, ә без үз өлешебезне намус белән башкарырга әзер, – диләр егетләр. – Көн саен диярлек яуган яңгырлардан соң чыккан кояшка, коры көннәргә бездән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Көзгә кереп барабыз бит инде. Төннәр салкынча, дымлы, төнлә төшкән чыкның кипкәнен дә озак көтәргә туры килә. Бүген эш булыр микән дип, күктәге болытларның таралганын көтеп торабыз. Уңыш мул, бункер бик тиз тула. Көн аралаш явып торган яңгырлар – бу елның үзенчәлеге. Яңгырлар эшне туктата, аннары басуның җилләгәнен көтәргә туры килә. Иң авыры – көтү бит ул. Сентябрь аена чыгарга күп калмады, аңа кадәр эшләп кала алсак иде.
Комбайнчылар эшен шоферлар – КамАЗ машинасында водительләр Илдус Фазлетдинов, Марсель Арунов һәм Денис Зәйдуллин, ЗИЛда Урал Гобәев тулыландыралар: урылган ашлыкны ялт итеп складка ташып торалар.
Бушап калган басулардагы саламны Рөстәм Зиннуров белән Роберт Ахунов пресслап, рулоннарга салалар. Гомумән, кырда бер генә минут та буш тормыйлар, чөнки һәркем үз эшен белә һәм уртак нәтиҗә өчен тырыша.
Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов әйтүенчә, быелгы катлаулы һава шартларына карамастан, уңыштан канәгатьләр.
– Уңышның нигезе – яхшы орлык, агрочараларны дөрес куллану, шулай ук хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, аңлашып эшләү дә югары нәтиҗәлелеккә илтә, – дип, уңышны җыеп алуга дәррәү, бердәм чыккан хезмәткәрләрен мактап искә алды хуҗалык идарəчесе Рөстəм Мөнәвир улы. – Урып-җыюны хәвеф-хәтәрсез генә, матур нәтиҗәләр белән төгәлләргә язсын.
Чыннан да, бердәмлек һәм тырышлык булганда, бар авырлыкны да җиңеп була.
Әҗәк авылына барганда алдыбызда шундый матур күренеш ачылды: алтын төсләргә тулышкан басуны иңләп, куәтле кыр корабы килә. Килешәсездер, күңелләрне рә-хәт тойгыларга баета, шулай ук йомшарта, кузгалта торган мизгелләр.
Районыбызның тагын бер алдынгы хуҗалыгы – “Колос”лылар биредә арпа уралар. Игенчеләре дә, елдагыча, бик бердәм һәм оешкан төстә эшли.
Кояшлы көннең hәр минуты кадерле икәнен аңлап эш итә комбайнчылар. Тузан арасыннан килеп чыккан комбайннар кабинасыннан төшкән тәҗрибәле комбайнчылар – Ирек Нәҗметдинов, Илшат Даутов, Рәфил Хәмәтов, Әлфир Гәрәев, Рамил Солтанов һәм Ранис Мөхәмәтнуровның кәефләре күтәренке иде. Аларның эшеннән җитәкчеләр дә бик канәгать.
– Үзегез быелгы шартларны күреп торасыз. Көтелгән кадәр булмаса да, ашлык канәгатьләнерлек. Эшләнәсе эшләр күп hәм барлык культураларны да вакытында югалтуларсыз җыеп алырга иде, – ди хуҗалык агрономы Артур Саяпов, басулар киңлегенә карап. – Булдыклы комбайнчылар эшкә тотынгач, тиз арада уңышны җыеп та алачакбыз.
Тәҗрибәле комбайнчылар эштә үзен ышанычлы итеп күрсәтә, урып-җыюда тәҗри-бәләре зур булган эшчеләр. Эшләре авыр булуга карамастан, кәефләре күтәренке, зур җаваплылык таләп иткән эшне уңышлы үтәргә һәрчак әзер алар.
Комбайнчыларны озак көт-терми, тиз арада, ашлыкны басудан ташып торучы КамАЗ яки ЗИЛ водительләре җилдереп килеп җитә. “Ялны белми һәм бернигә дә зарланмый торган тырыш хезмәткәрләр алар – Роберт Латыйпов, Дамир Нафиков, Фларис Гыймалтдинов, Салават Шәйхелисламов һәм Рәмис Таһиров”, – дип таныштырып үтте Артур Венер улы. Көненә алар басу белән ындыр табагы арасында бихисап рейс ясый.
Комбайннар һәм йөк машиналары артыннан басудагы саламны Алексей Сәитов, Мәснәви Сибәгатов һәм Рамил Усманов рулоннарга салып баралар. Бу колослыларның һәр эшләре оештырылганын күрсәтә.
– Әлеге вакытта игенчеләр өчен бик мөһим чор. Терлек азыгы хәзерләү чорыннан арынып бетмәдек, инде менә урак башланды. Шулай бер эштән икенчесенә күчеп, тырышып эшлибез инде, рәхмәт егетләргә, – дип сүзен тәмамлады Артур Саяпов.
Тоткарлыксыз һәм югалтусыз уңышны җыеп алу өчен «Гайфутдинова» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм “Колос” хуҗалыгында барысы да алдан ышанычлы әзерләнгән – комбайннар, ашлык ташучы машиналар, ындыр табаклары алдан ук җайга салынган. Урып-сугу эшләре башыннан ук басу батырлары һәр минутның кадерен белеп, тырышып хезмәт куялар.