

Дамир Әнгам улы Дүсмәт авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә башлангыч белемне алгач, укуын Борайның беренче санлы мәктәбендә дәвам итә. Балачагыннан мал карауны яраткан егет, урта бе-лем алгач, Свердловск авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмам-лап, Бакуда санинструктор булып армия сафларында хезмәт итә. Ике елдан соң янә Свердловск шәһәренә кайтып, “ГИРедМет” тәҗрибә заводында ветеринария табибы булып хезмәт юлын башлап җибәрә ул. Сайлаган һөнәренең неч-кәлекләренә дә, катлаулы хәл-ләрдә югалып калмаска да шунда өйрәнә. Төрле оешмаларда тәҗрибә туплап, Ревда совхозында мал табибы булып эшләп йөргән җиреннән китеп, туган якларына кайта Дамир Таһиров.
Авылдашлары белән уртак тел таба белүче, һәр сүзен үлчәп әйтә торган, төгәл егетне җитәкчеләр бик тиз күреп ала, аны Кузбай авылына мал табибы итеп тәгаенлиләр. 2003 елда район ветстанциясенә эшкә күчерелә. Мәгъдән исе-мендәге хуҗалыкта ветфельдшер булып эшли, аннары участок ветеринария табибына үрләтелә. Лаеклы ялга чыкканчы ветеринария станциясенең Борай ветеринария участогы мөдире булып бар көчен сала.
“Бу авыр һөнәрне сайлавыгызга үкенгәнегез булмадымы?” – дип сорыйм Дамир Әнгам улыннан.
– Юк, чөнки эшемне белеп һәм яратып башкардым. Ул вакытта район буенча берничә дистә мең мөгезле эре терлек исәпләнә иде. Өстәвенә күпме сарык, дуңгыз, кош-корт асрады колхозлар. Көчле авырулар вакытында атналар буена өйгә кайтып кермәгән вакытлар да булды. Котыру, Себер язвасы, бруцеллез авырулары вакытында малларны гына түгел, кешеләрне дә сакларга кирәк иде, – дип җавап бирде белгеч.
Кырык елга якын гомерен ветеринария тармагына багышлаган мал табибы үз белгәннәрен янә генә укып кайткан ветеринария табиблары белән дә уртаклаша. Яшь белгечләр аның кул астында белемнәрен ныгыта, тәҗрибә туплый.
– Өмет – яшьләребездә. Авылда хәзер рәхәтләнеп яшәргә була. Суы, газы, юллары – барысы да бар. Эшләү өчен шартлар да хәзер күпкә яхшырак. Бүген йогышлы авырулар калкып кына тора, шуңа күрә ветеринардан һәрчак уяулык сорала, – ди мал табибы.
Маллар табибының эш күләме күп: маллардан кан алу, вакциналау, билгеләү, мал хуҗалары белән килешү төзү һәм һәрбер эшне махсус прог-раммада теркәп бару күп көч, тырышлык таләп итә. Моннан тыш чакырулар буенча авыру малларга ярдәм күрсәтергә дә кирәк. Зур тәҗрибәле, үз эшен яраткан табибны халык та хөрмәт итә, аңа ышана. Аның турында чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, дип әйтеп була. Хезмәтеңне яратып башкарганда гына шулкадәр тәҗрибә, мәгълүмат тупларга, өйрәнергә, эзләнергә буладыр. Район ветеринария станциясе начальнигы вазыйфасын башкаручы Ильмира Нигъмәтуллина да Дамир Таһировка чын табиб дигән бәя бирә:
– Дамир Әнгам улы hәр-вакыт эшен җиренә җиткереп үти, хезмәтенә бик җаваплы карый. Авыл халкы белән уртак тел табып эшли, халык та аны бик якын күрә.
Дамир Әнгам улының шундый булуын хезмәт юлы дә-вамында алынган бер кочак Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары раслап тора. Быел ул агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.